Фидан Гафаров
Фидан Гафаров | |
---|---|
Туган телдә исем | Фидан Сафа улы Гафаров |
Туган | 12 октябрь 1947 (77 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Яңа Уртай |
Яшәгән урын | Тукай урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Уфа сәнгать училищесы |
Һөнәре | драма артисты, җырчы |
Җефет | Фәридә Хәбибулла кызы (?―2022)[2] |
Балалар | уллары Айбулат, Азамат, БР халык артисты; кызы |
Бүләк һәм премияләре |
Фидан Гафаров, Фидан Сафа улы Гафаров (Фида́н Сафи́ч Гафа́ров, 1947 елның 12 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Яңа Уртай) — татар драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты. БАССР (1980), РСФСР (1984), Татарстанның (1994) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981). «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» (2020).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1947 елның 12 октябренда Башкортстан АССР Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсенең театр бүлеген (И.Х. Йомагулов курсы) тәмамлаган (1966).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1967 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли.
- 1991 шәхси музыкаль кәмит гастроль театрына нигез куеп карый.[3]
- Соңгы вакытта шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән концертлар оештыра.[4] Концертларын күбесенчә татарлар яшәгән төбәкләрдә оештырса да, сәхнәдән бары тик башкорт телендә җырлый.[5]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җырга-моңга сәләтле лирик-драматик каһарманнарны уйный. Төп рольләрне башкаручы зур сәхнә остасы. Югары дәрәҗәдә талантка ия актёр. Матур тышкы кыяфәте, музыкага сәләтле һәм хискә бай булуы Ф. Гафаровка истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Драматургиянең төрле жанрларына караган әсәрләрдә 100 гә якын рольне башкара.
- Илһам «Мәхәббәт турында җыр» Ә. Атнабаев (дебют, 1968).
- Хәлил «Галиябану» М. Фәйзи.
- Булат «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин.
- Искәндәр «Тапшырылмаган хатлар» Г. Кутуй.
- Заһир «Галия» Т. Таһиров — Р. Исрафилов.
- Камил «Айсылуның айлы кичләре» И. Абдуллин.
- Ромео «Ромео һәм Джульетта» У. Шекспир — Ш. Мортазина.
- Солдат «Аналар көтәләр улларын» Ә. Мирзаһитов.
- Лиола «Лиола» Луиджи Пиранделло.
- Фәйзи «Рәйсә +Фәйзи» Н. Асанбаев.
- Зөлкәрнәй «Тиле яшлек» И. Абдуллин.
- Галимҗан «Башмагым» Х. Ибраһимов.
- Альберт Маратович «Алдан түлим!» Н.М. Птушкина.
- Ричард Галин «Айгөл иле» М. Кәрим.
- Укап «Салават. Өн аралаш җиде төш» М. Кәрим.
- Эрот «Ташлама утны, Прометей!» М. Кәрим.
- Котлыәхмәт «Кыз урлау» Б. Бикбай.
- Зубков «Ярлыкау» М. Кәрим — Р. Исрафилов.
- Марат «Язмышлардан узмыш бар!..» М. Кәрим — Р. Исрафилов.
- Зариф «Бәхет бәясе» Х. Мөдәррисова.
Фильмографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1981 «Алтын атлы җайдак» (Всадник на золотом коне) реж. В. Журавлёв («Мосфильм») — Алтындуга.[6]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БАССР атказанган артисты (1972).
- БАССР халык артисты (1980).
- РСФСР халык артисты (1984).
- Татарстанның халык артисты (1994).
- Салават Юлаев премиясе (1981) — Гафури театрында куелган «Язмышлардан узмыш бар!» (М. Кәрим-Р. Исрафилов) спектаклендә уйнаган өчен (иҗади төркем эчендә).
- «Бәллүр сандугач» фестивале (2007) — лауреат (башкорт эстрадасы үсешенә керткән хезмәте өчен).[7]
- Салават Юлаев ордены (2017)[8]
- «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» (2020)[9]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. Хатыны Фәридә Хәбибулла кызы (?―2022)[10]. Балалары: уллары Айбулат (фаҗигале рәвештә үлгән), Азамат, БР халык артисты; кызы Самира (башка хатын-кыздан)[11].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Өфөлә Фидан Ғафаровтың хәләл ефете баҡыйлыҡҡа күскән. «Башинформ» МА, 24.08.2022
- ↑ Дүртөйле районы рәсми сайтында
- ↑ «Акчарлак», № 12, 19.03.2015
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-03-27
- ↑ Кино-театр.ру сайтында
- ↑ Күгәрчен районы мәдәният бүлеге сайтында(үле сылтама)
- ↑ Өфөлә легендар артистар Нурия Ирсаева һәм Фидан Ғафаров ордендар менән бүләкләнде. bashinform.ru, 26.12.2017(рус.)(башк.)
- ↑ Фидан Гафаров - «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы». 2020 елның 21 июль көнендә архивланган. Гафури театры сайты, 23.06.2020(рус.)(башк.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Өфөлә Фидан Ғафаровтың хәләл ефете баҡыйлыҡҡа күскән. «Башинформ» МА, 24.08.2022
- ↑ Фидан Гафаров: «Теряешь контроль, в результате рождается ребенок». Взгляд из Казани, 7.12.2024(рус.)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (Иҗат портретлары). Уфа, 1987. (рус.)
- А. Баһуманов, Ф.Фәизова. Салават Юлаев премиясе лауреатлары. Уфа: Китап, 1999. (рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. Гафури театры рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)(башк.)
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- Татар иле
- Ф. Гафаров ретро җырлар башкара (видео)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 12 октябрь көнне туганнар
- 1947 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Дүртөйле районында туганнар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- БАССР халык артистлары
- РСФСР халык артистлары
- Татарстанның халык артистлары
- Башкортстан артистлары
- Башкорт җырчылары
- Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар
- Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары