Ринат Таҗетдинов
Ринат Таҗетдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов |
Туган | 1 гыйнвар 1938 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буденный районы, Кече Чынлы |
Үлгән | 16 октябрь 2024 (86 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Жуковский урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе |
Һөнәре | артист |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Бүләк һәм премияләре | «Тантана» премиясе - 2024 |
Ринат Таҗетдинов (сәхнә псевдонимы Ринат Таҗи), Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов (1938 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буденный районы, Кече Чынлы ― 2024 елның 16 октябре, РФ, ТР, Казан) — драма һәм кино актеры, Камал театры артисты, Татарстан АССРның (1973) һәм РСФСРның (1982) халык артисты. Тукай (1967), ССРБ Дәүләт (1986), Дамир Сираҗиев (1999), Марсель Сәлимҗанов (2015) исемендәге, «Алтын битлек» (2016), «Тантана» (2024) премияләре лауреаты.
1989―2011 елларда Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Буденный (хәзерге Чүпрәле) районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм шул елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
2024 елның 16 октябрендә каты авырудан соң хастаханәдә вафат булган[2]. Яңа татар бистәсе зиратына әтисе кабере янәшәсендә җирләнә[3]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яшь артистның сәхнәдә башкарган беренче рольләре үк театрга сәләтле, талантлы актер килүен раслый. Күркәм йөз-кыяфәт, сәхнәдәге темперамент-дәртлелек, киң иҗат диапазоны төрле пландагы (тарихи, социаль, трагик, лирик) баш каһарманнарны уйнау өчен юл ача. Театр сәхнәсендә, кинода, радио һәм телевидениедә озак еллар иҗат итү чорында, трагиктан башлап, үткен гротесклы образларның тулы галереясен тудыра[4].
Башкарган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәнҗәр — «Көзге ачы җилләрдә» Аяз Гыйләҗев
- Мирвәли — «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев
- Глумов — «Котырган акчалар» Александр Островский
- Карандышев — «Бирнәсез кыз» Алексей Островский
- Галиәсгар Камал — «Тукай» Әхмәт Фәйзи
- Дивана — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Муса Җәлил — «Муса Җәлил» Нәкый Исәнбәт
- Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт
- Мулланур Вахитов — «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт
- Бики — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
- Баһави — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
- Эзоп — «Кол» (Эзоп) Г. Фигерейдо
- Ильяс — «Гүзәлем Әсәл» Чыңгыз Айтматов
- Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов
- Чешков — «Чит кеше» И. Дворецкий
- Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин
- Шәйхи бабай, Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Искәндәр — «Хуш, Назлыгөл» (Дуэль) Мар Байҗиев
- Дәүләт-бәй — «Айдын» Җ. Җафарлы
- Салих — «Үзеңә хыянәт итсәң» Диас Вәлиев
- Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
- Тартюф — «Тартюф» Ж.-Б. Мольер
- Коновалов — «Һаваларда йолдыз» Максим Горький
- Кол Гали — «Кол Гали» Нурихан Фәттах
- Муса — «Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин
- Галимулла — «Хушыгыз!» Туфан Миңнуллин
- Абдулла — «Без китәбез, сез каласыз» Туфан Миңнуллин
- Антоний — «Антоний һәм Клеопатра» Уильям Шекспир
- Лоренцо — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Идегәй — «Идегәй» Юныс Сафиуллин
- Хәлиулла — «Илгизәр+Вера» Туфан Миңнуллин
- Сократ — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
- Хәнәви — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким
- Әнвәр — «Мин төш күрдем» Зөлфәт Хәким
- Чабар — «Кара чикмән» Георгий Хугаев
- Әнәс Әдрәсович — «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев
- Летренкье — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш
- Хафиз — «Мирас» Гафур Каюмов
- Нургазиз — «Дивана» Туфан Миңнуллин
- Нургали — «Шулай булды шул» Туфан Миңнуллин
- Клотальдо — «Тәкъдир» (Жизнь есть сон) Педро Кальдерон
- Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» Илгиз Зәйниев
- Бессеменев — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Кабулдагы миссия» (Миссия в Кабуле)
- «Алар бәхетле булачак» (Они будут счастливы)
- «Күктау»
- «Бөркетләр» (Орлы)
- 2016 — «Театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» РФ «Алтын битлек» Милли театр премиясе (РФ театр әһелләре берлеге премиясе) бирелә[5][6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1973 ― ТАССР халык артисты
- 1967 ― Габдулла Тукай премиясе
- 1982 ― РСФСР халык артисты
- 1986 ― ССРБ Дәүләт премиясе
- 1999 ― Дамир Сираҗиев премиясе
- 2015 ― Марсель Сәлимҗанов премиясе
- 2016 ― «Алтын битлек» премиясе
- 2020 ― Дуслык ордены (РФ)[7]
- 2023 ― «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале[8]
- 2023 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[9]
- 2024 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә[10]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Рәисә, кызлары Руфина Ринат кызы, Айсылу Ринат кызы[11] .
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Ринат Таҗетдинов вафат. Татар-информ, 16.10.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Ринат Таҗетдиновны озату мәрасиме башланды. Татар-информ, 18.10.2024
- ↑ «Алтын битлек» фестивале рәсми сайтында(үле сылтама)
- ↑ «Алтын битлек» фестивале рәсми сайтында, archived from the original on 2016-07-07, retrieved 2016-04-23
- ↑ Камал театры сайтында(үле сылтама)
- ↑ Путин наградил орденом Дружбы народного артиста Рината Тазетдинова. Татар-информ, 27.07.2020(рус.)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе бара. Татар-информ, 10.03.2023
- ↑ Минниханов встретился с юбилярами – народными артистами Шарафеевым и Тазетдиновым. Татар-информ, 7.04.2023
- ↑ Р. Мөхәммәтова. Камал театрының легендар артистларына «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Ринат Таҗетдинов белән хушлашу: Кемнәр килгән мәрасимгә – шуннан аңлагыз аңа мөнәсәбәтне. Интертат, 18.10.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Камал театры сайты 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган.
- Ринат Таҗетдинов
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чүпрәле районында туганнар
- 16 октябрь көнне вафатлар
- 2024 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
- Камал театры актерлары
- Татарстанның халык артистлары
- Русиянең халык артистлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары
- Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар
- «Алтын битлек» премиясе лауреатлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
- Казанның Мактау китабына кертелгәннәр
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- Иҗади берлекләр рәисләре