Мегабайт
Байтларда үлчәүләр | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ГОСТ 8.417—2002 | СИ алкушымчалары | IEC алкушымчалары | ||||||
Атама | Билге | Дәрәҗә | Атама | Дәрәҗә | Атама | Символ | Дәрәҗә | |
байт | Б | 100 | - | 100 | байт | B | Б | 20 |
килобайт | Кбайт | 103 | кило- | 103 | кибибайт | KiB | КиБ | 210 |
мегабайт | Мбайт | 106 | мега- | 106 | мебибайт | MiB | МиБ | 220 |
гигабайт | Гбайт | 109 | гига- | 109 | гибибайт | GiB | ГиБ | 230 |
терабайт | Тбайт | 1012 | тера- | 1012 | тебибайт | TiB | ТиБ | 240 |
петабайт | Пбайт | 1015 | пета- | 1015 | пебибайт | PiB | ПиБ | 250 |
эксабайт | Эбайт | 1018 | экса- | 1018 | эксбибайт | EiB | ЭиБ | 260 |
зеттабайт | Збайт | 1021 | зетта- | 1021 | зебибайт | ZiB | ЗиБ | 270 |
иоттабайт | Ибайт | 1024 | иотта- | 1024 | йобибайт | YiB | ЙиБ | 280 |
Мегабайт (күрсәтелә: Мбайт, Мб; халыкара: Mbyte, MB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, ул контекстка карап 1 000 000 Мбайт (106) яки 1 048 576 (220) байтны аңлата[1][2]. Россия Федерациясендә мегабайт дип 220 (1 048 576) байтка тиң мәгълүмат берәмлеген аңлыйлар. Мондый аңлау 2009 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән расланган «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләрендә» («Положение о единицах величин») теркәлгән:
|
Атамасын куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мегабайт төшенчәсе 220 (1 048 576) байтны (2 санының миллионга иң якын дәрәҗәсен) билгеләү өчен ешь кулланыла. «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләренә» кадәр кабул ителгән Илләр арасындагы (БДБ) стандарт ГОСТ 8.417—2002 белешмәләр кушымтасында мегабайтның бу билгеләмәсен тарихи холык сәбәпләре буенча «байт» берәмлегенең атамасы белән Халыкара берәмлекләр системасы (СИ) алкушымчалары кулланыла дип әйтелә (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт һ. б.), әмма бу куллану «нәзакәтсез» дип таныла[3]. 220 байтны билгеләү өчен мегабайт төшенчәсен куллану шулай ук халыкара стандартларгада каршы килә, анда мега- дигән алкушымча 106-га (1 000 000-га) тапкырлауны аңлата. Катгый дисклар җитештерүчеләре үзләренең нәтиҗәләрен тамгалаганда, гадәттә 1 мегабайт 1 000 000 байт дип таныйлар. Ләкин күп төрле заманча операцион системалары 1 мегабайт 1 048 576 байтка тиң дигән принципка тотынуны дәвам итәләр. Әмма Халыкара электротехника комиссиясе (IEC) киңәше буенча 220 өчен меби- дигән икегә нигезләнгән алкушымчаны куланырга тәкъдим ителә.
Иң оригиналь мегабайт төшенчәсенең аңлатуы белән CD, DVD һәм компьютер дискеталарының җитештерүчеләре кулланалар, алар аңлавы буенча 1 мегабайтта 1 024 000 байт. Шул рәвешле, 1,44 Мбайт күләм күрсәтелгән дискета, чынлыкта бары тик 1440 Кбайт, ягъни, гади аңлауда, 1,38 Мбайт кына сыйдыра ала.
Шушы һәм кайбер башка сәбәпләр буенча, бертигез тамгаланган мәгълүмат саклау җиһазларында гамәлдә бер берсеннән аерылып тора торган байтлардагы сыешлык булырга мөмкин.
Мегабайтны JEDEC стандарты буенча билгеләү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала[4]. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы М (мега-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1 048 576-ка (220-ка) тигез дип билгели. Аның буенча мегабайт төшенчәсе MByte яки MB дип билгеләнергә тиеш һәм 1 048 576 байтка (220 байтка) тигез булырга тиеш.[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-11-02, retrieved 2017-11-19
- ↑ The American Heritage Science Dictionary. Houghton Mifflin Company. 2005. http://www.thefreedictionary.com/megabyte. Retrieved 2009-12-22. "1. A unit of computer memory or data storage capacity equal to 1,048,576 bytes (1,024 kilobytes or 220) bytes. 2. One million bytes. ... prefix mega- often does not have its standard scientific meaning of 1,000,000 ... rate of one megabit per second is equal to one million bits per second ..."
- ↑ ГОСТ 8.417-2002. Единицы величин. Приложение А (справочное)
- ↑ http://www.jedec.org/standards-documents/results/100B.01
- ↑ JEDEC Standards & Documents: 100b01