Литва
Литва | |
литв. Lietuvos Respublika | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 11 март 1990 |
---|---|
Рәсми исем | Lietuvos Respublika, Litevská republika, Leedu Vabariik, Lietuva, la République de Lituanie[1] һәм Republiken Litauen[2] |
Кыскача исем | Литва һәм 🇱🇹 |
Гомер озынлыгы | 74,32195 ел[3] |
Демоним | litauisch, Litauer, Litauerin, Litouwer, Lithuanian, литовец, литовка, литовцы, litván, Lituaniano, Lietuvänan, லித்துவேனியர், ليتواني, ليتوانية, ليتوانيون, литовець, литовка, литовці, lituà, lituana, lituans, ליטאי, ליטאית, lituanieni, lituanian, lituaniană, লিথুয়ানীয়, lituano, lituana, lituani, lituane, lietuvisce, lituanu, lituana, leedulased, Lituanienne[1], Lituanien[1], lituan, lituana, lituane, lituani, litovo, ليتواني, ليتوانية, ليتوانيين, ليتوانيات, Litovec, Litvanec, Litovka, Litvanka һәм Liotuánach[4] |
Рәсми тел | литва теле[5] |
Гимн | Литва гимны |
Мәдәният | Литва мәдәнияте[d] |
Шигарь тексты | Vienybė težydi |
Дөнья кисәге | Европа[6] |
Дәүләт | Литва |
Башкала | Вилнүс[7] |
Сәгать поясы | UTC+02:00 һәм UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Балтыйк диңгезе[8] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Балтыйк буе |
Иң көнчыгыш ноктасы | 55°17′07″ т. к. 26°50′06″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 56°27′ т. к. 24°53′ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 53°53′49″ т. к. 24°21′07″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 55°16′52″ т. к. 20°57′15″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Lithuania.map |
Иң югары ноктасы | Аукштояс[d] |
Иң түбән ноктасы | Неман дельтасы[d] |
Идарә итү формасы | катнаш төрдәге республика[d] һәм парламент республикасы[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Литва республикасы президенты[d] |
Ил башлыгы | Гитанас Науседа |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Литва премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Ингрида Шимоните |
Башкарма хакимият | Литва хөкүмәте[d] |
Канунбирү органы | Литва республикасы сеймы[d] |
Үзәк банкы | Литва банкы[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Италия, Беларус Халык Җөмһүрияте, Бөекбритания, Америка Кушма Штатлары, Австралия, Украина, Беларусь, Исраил, Румыния, Швеция, Польша, Канада, Дания, Латвия, Косово Җөмһүрияте, Австрия, Малайзия, Кытай Җөмһүрияте, Россия, Япония, Кытай, Греция, Гөрҗистан, Германия, Маҗарстан һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[9] |
Әгъзалык | Аурупа Берлеге, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Төньяк Атлантик килешү оешмасы, Аурупа шурасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы[10], Балтик ассамблеясе[d], Балтыйк диңгезе дәүләтләре советы[d], ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Евроконтроль[d], Ачык күкләр буенча килешү[d], Интерпол[11][12], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][13], ХКТО[d][14][15], Movement Coordination Centre Europe[d][16], Strategic Airlift Capability[d][17], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[18], Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Бөтендөнья почта берлеге[19][20], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][21], Шенген зонасы[d][22], Visa Waiver Program[d][23], Бөтендөнья метеорология оешмасы[24], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[25], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][26] һәм Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][27] |
Балигълык яше | 18 яшь |
Никахка керү яше | 18 яшь |
Халык саны | 2 860 002 (1 гыйнвар 2023)[28] |
Ир-ат халкы | 1 306 199[29], 1 309 308[29], 1 314 395[29] һәм 1 329 978[29] |
Хатын-кыз халкы | 1 487 938[29], 1 485 577[29], 1 486 443[29] һәм 1 501 661[29] |
Административ бүленеше | Алитусский уезд[d], Каунас өязе[d], Клайпеда өязе[d], Мариямпольский уезд[d], Паневежский уезд[d], Шәүләй өязе[d], Таурагский уезд[d], Телшәй өязе[d], Утенский уезд[d] һәм Вильнюсский уезд[d] |
Акча берәмлеге | евро[30][31] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 66 414 994 992 $[32] һәм 70 334 299 008 $[32] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,875[33] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,8[34] |
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече | 20,2 |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 11 ± 1 процент[35] |
Нәрсә белән чиктәш | Беларусь[8], Латвия[8], Польша[8], Россия[8] һәм Швеция |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d][36] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[37] |
Электр аергычы төре | Europlug[d][37] һәм Schuko[d][37] |
Алыштырган | Литва Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте һәм СССР |
Кулланылган тел | жемайт теле[d], литва теле, Литва ишарә теле, рус теле һәм Караим теле |
Мәйдан | 65 300 ± 1 км²[31] |
Рәсми веб-сайт | lietuva.lt(литв.) һәм lietuva.lt/en/(ингл.) |
Һәштәге | Lithuania |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .lt |
Тематик география | Литва географиясе[d] |
Яклаучы изге | Изге Казимир[d] |
Тимер юл хәрәкәте ягы | уң[d][38] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Литва[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Open data in Lithuania[d] |
Феноменның икътисады | Литва икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Литва халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 4808[39] |
Джини коэффициенты | 35,3[40] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 21 процент |
Тулаем туулар коэффициенты | 1,59[41] |
Шәһәр халкы | 1 895 962[29], 1 901 807[29], 1 911 545[29] һәм 1 938 682[29] |
Авыл халкы | 898 175[29], 893 078[29], 889 294[29] һәм 892 957[29] |
Демократия индексы | 7,13[42] |
BTI Governance Index | 7,04[43], 6,76[43], 6,94[43], 7,15[43], 7,08[43], 7,19[43], 7,18[43] һәм 7,21[43][44] |
BTI Status Index | 9,02[43], 9,16[43], 9,04[43], 9,03[43], 8,98[43], 9,15[43], 9,24[43], 9,3[43] һәм 9,27[44] |
Туым күрсәткече | 9,8[29], 9[29], 8,3[29] һәм 7,8[29] |
Үлем күрсәткече | 13,7[29], 15,6[29], 17[29] һәм 15,1[29] |
Happy Planet Index score | 36,9[45] |
Илнең мобиль коды | 246 |
Илнең телефон коды | +370 |
Халыкара префикс | 8 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d][46] һәм 02[d][46] |
Илнең GS1 коды | 477 |
Номер тамгасы коды | LT |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 277 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C16799[47] |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Литва шәһәрләренең шәрәфле ватандашлары[d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Литвада җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Литвада төшерелгән фильмнар[d] |
Литва Викиҗыентыкта |
Литва́ (литв. Lietuva), рәсми атамасы — Литва́ Республикасы (литв. Lietuvos Respublika), тарихи исеме - Либка — Европада, Балтыйк диңгезенең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт. Төньякта Латвия, көнчыгышта Белорусия, көньяк-көнбатышта Польша һәм Россия илләре белән чиктәш. Башкаласы — Вильнюс каласы.
Европа берлегенә һәм НАТОга керә.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чиктәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Як | Ил |
---|---|
Төньяк | Латвия |
Көньяк-көнчыгыш | Белорусия |
Көньяк-көнбатыш | Россия (Калининград өлкәсе) |
Көньяк-көнчыгыш | Польша |
Көнчыгышта Балтыйк диңгезе белән юыла.
Кырый нокталар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- төньякта — Биржай районыныда, 56°27' т. к.
- көньякта — Варена районында, 53°54' т. к.
- көнбатышта — Нида бистәсе янында, 20°56' кч. о.
- көнчыгышта — Игналина районында, 26°51' кч. о.
Литва Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Балтыйк диңгезенең көньяк-көнчыгыш яр буенда Нәмунас (Неман) елгасының урта һәм түбән агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте түбәнлек вә калкулыклардан гыйбарәт. Мәркәзендә Урта Литва түбәнлеге урнашкан. Көньяк һәм көнчыгышта Балтыйк тезмәсе уза, Литва территориясендә ул өч калкулыкка бүленә: Аукштайт, Дзук һәм Судува. Литвада нефть, акшар, доломит, пыяла комнары, гил, торф, бур, гипс, гәрәбә вә шифа чыганаклар (Друскининкай, Паланга, Бирштонас, Ликенай) бар. Чыганаклар әтрафында курортлар бар ителгән.
Литвада диңгез климаты континенталь климаты белән алмашынып тора. Континентальлек көнбатыштан көнчыгышка арта бара. Гыйнварның уртача температурасы -3°…-6°. Июльнең уртача температурасы 16,5°…17,6°. Уртача еллык явымнар саны 750 мм. Елгалар Балтыйк диңгезе бассейнына карыйлар.
Иң эре елгасы — Нәмунас. Өч меңгә якын күл бар, иң зрусы — Дрисвяты. Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, көлсу-сазлык, кәсле-карбонатлы, сазлык, кәсле-наратлык, аллювиаль туфраклар.
Литва территориясенең 25% (1,6 млн. га) урман. Шуларның 65%ы ылыслы, 35%ы яфраклы. Территориясенең 17%ы болыннар вә көтүлекләр; 7% ка якыны сазлыклар.
Хайванат дөньясында имезүчеләрдән үр куяны, төлке, бүре, поши, болан, дуңгыз, чәшке, селәүсен, кеш, сусар, кама, кондыз һ.б яшиләр. Елгаларда һәм күлләрдә балык күп (корбан балыгы, чуртан, алабуга, чабак, алабалык, еланбалык, керкә һ.б.).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Литва» исеме беренче тапкыр 1009 елда телгә алына.
1537 елны Бөек Мәскәү кенәзлеге Литвага Гомель белән Любечны биргән.
Бөек Литва кенәзлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1240 елда Бөек Литва кенәзлеге барлыкка килә. 13 гасырда алман алпарлары Литвага баскынчыл яуларын башлый. 200 ел дәвамында Литва белән алманнар арасында хәрби бәрелешләр булып торды. 1236 елда алман алпарлары Сауле янында җиңелүгә очрый. 1260 елда Литва көчләре алман алпарлары өстеннән Дурбе күле янында булып үткән сугышта җиңү яулап, Ливон һәм Тевтон орденнарының баскынчыл яуларын вакытлыча туктатырга мәҗбүр итте. 13 гасыр уртасында рус җирләрендә булган фиядәл таркаулыгыннан файдаланып, Литва кенәзләре белорус, украин, рус җирләрен кушып ала. Гедимин, Ольгерд һәм Кейстут кенәзләре дәверендә Бөек Литва кенәзлеге шактый киңәйгән. 14 гасыр уртасында Минск, Көнчыгыш Волын, Подолье, Киев Литвага кушыла. Кенәз Витовт Днепр вә Днестр арасындагы җирләрен кушып ала һәм кенәзлек Кара диңгезгә диңгезгә чыгу юлына ия була.
Литва Көнчыгыш Европада иң эре дәүләткә әйләнгән. 1340—1410 елларда Тевтон ва Ливон орденнары янә һөҗүмгә күчте, Стерва елгасы (1348) һәм Каунас (1362) янында эре бәрелешләр була. 1401—09 елларда алпарларга каршы жемайтлар быш күтәрә. Эчке һәм тышкы көрәш шартларында Литва Польша белән Крево униясен төзи (1386). 1410 елның 15 июльдә Литва һәм Польша гаскәрләре Грюнвалд сугышында (1410) Тевтон ордены өстеннән җиңү яулый. 1435 елда Свента янында җиңелүгә очраган Ливон ордены да үз баскынчыл яуларын туктата.
Речпосполита
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Польша-Литва Берлеге (Rzeczpospolita, Речпосполита) 1569 елда төзелгән. Литва үз гаскәрен, валютасын һәм кануннарны саклап калган. Әмма әкренләп поляклаштыру Литва хәятенең һәр тарафына — сәясәткә, милли телгә һәм милли кемлегенә тәэсир күрсәткән. 1573 елдан башлап Речпосполита кыйралы аксөякләр тарафыннан сайлана башланган.
Төньяк сугышлары (1655-1661) дәвамында Литва территориясе швед гаскәре тарфыннан вәйран ителгән. Тулысынча торгызылырга өлгермәгән Литва Бөек Төньяк сугышы (1700-1721) вакытында янә вәйран ителгән: сугыш, чума һәм ачлыктан халкының 40% өлеше һәлак булган. Эчке сәясәттә чит дәүләтләрнең (аеруча Россиянең) тәэсире көчәя барган. Сеймда киң кулланылган принцибы (һәр депутат вето салып бәхәсне туктатырга хоукулы булган) нинди дә булса ислах үткәрүгә мөмкинлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, Речпосполита дәүләте 1772, 1792, һәм 1795 елларда Россия, Австрия һәм Пруссия арасында бүленгән.
Россия империясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге Литваның шактый зур өлеше Россия империясе составына кергән. 1831 һәм 1863 елларда булып үткән күтәрелешләрдән патша хакимияте руслаштыру сәясәтен тормышка ашыра башлаган: литва матбугаты тыелган, мәдәни һәм белем бирү оешмалары яптырылган, литва теле кирилл язуына күчерелгән.[48] Ләкин китап ташучылар хәрәкәте (Пруссиядә латыйн хәрефләре белән басылган литва китапларын контрабандалау белән шөгыльләнүчеләр) һәм яшерен өй мәктәпләренең киң таралганлыгы сәбәпле бу сәясәт уңышсызлыкка очраган.
ХХ гасыр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче бөтендөнья сугышы елларда Литва территориясе хәрби хәрәкәтләр мәйданына әверелгән. 1915 елның көзендә Литва территориясен Германия гаскәрләре басып алганнар. 1918 елның 16 февральдә Литва дәүләтенең мөстәкыйльлеге игълан ителгән. 1918 елның декабрьдә Литваның зур өлешендә шура (совет) хакимияте урнаштырылды һәм 1919 елның февралендә Литва-Белоруссия советлар республикасы игълан ителде. 1919 елның августта алман гаскәрләрнең һөҗүменнән соң Кызыл Гаскәр бүленмәләре Литвадан чыгып китәргә мәҗбүр булганнар.
1920 елда Литва белән РСФСР арасында имзаланган шартнамә буенча шура хөкүмәте Литваның мөстәкыйльлеген таныган. 1940 елның июньдә Литва территориясенә шура гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның июльдә Халык Сеймына сайлаулар үттеләр, 1940 елның 21 июльдә Литвада совет республикасы игълан ителгән. 1941 елда Литваны алман-фашист гаскәрләре басып алды, 1944 елның июль —1945 елның гыйнварда шура армиясе тарафыннан азат ителгән. 1990 елның 11 мартта республикасының Югары Советы Литва дәүләтен яңадан торгызу хакындагы хөҗҗәтне кабул итте һәм дәүләт Литва Республикасы дип атала башлаган. 1990 елның майда Литва Югары Шурасы Литваның дәүләт мөстәкыйльлеге хакындагы декларацияне кабул итте. Литва — 1991 елдан БМО, 2004 елдан — Европа берлеге һәм НАТО әгъзасы.
Административ бүленеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литва территориясе 10 өязенә бүленә. Өязләр, үз чиратта, районнарга, шәһәрләргә һәм үзидарәләргә бүленәләр; үзидарәләр һәм районнар старосталыкларга бүленәләр.
- Клайпеда өязе
- Телшәй өязе
- Шәуләй өязе
- Паневежис өязе
- Таураге өязе
- Каунас өязе
- Утәна өязе
- Мариямполе өязе
- Вилнүс өязе
- Алитус өязе
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күренекле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Микалоюс Чюрлёнис, Литва композиторы, рәссамы.
Торак пунктлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз: Төрле телләрдә Литва топонимлары, Литва шәһәрләре исемлеге
Урын | Шәһәр | Литвача исеме | Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Вилнүс | Vilnius | 523 050 | |||||||
2 | Каунас | Kaunas | 311 148 | |||||||
3 | Клайпеда | Klaipėda | 160 361 | |||||||
4 | Шәуләй | Šiauliai | 107 875 | |||||||
5 | Паневежис | Panevėžys | 98 612 | |||||||
6 | Алитус | Alytus | 58 616 | |||||||
7 | Мариямполе | Marijampolė | 40 388 | |||||||
8 | Мажейкәй | Mažeikiai | 36 700 | |||||||
9 | Йонава | Jonava | 30 224 | |||||||
10 | Утәна | Utena | 28 622 | |||||||
11 | Кедайнәй | Kėdainiai | 26 357 | |||||||
12 | Телшәй | Telšiai | 25 271 | |||||||
13 | Висагинас | Visaginas | 21 751 | |||||||
14 | Таураге | Tauragė | 24 042 | |||||||
15 | Укмәрге | Ukmergė | 23 450 | |||||||
16 | Плунге | Plungė | 19 829 | |||||||
17 | Крәтинга | Kretnga | 18 990 | |||||||
18 | Шилуте | Šilutė | 17 427 | |||||||
19 | Радивилишкис | Radviliškis | 17 005 | |||||||
20 | Паланга | Palanga | 15 538 | |||||||
[49] |
Татарлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарлар анда этник чыгышы, тарихы, традицияләре төрле булган 2 төркемгә бүленә. Беренче төркем, ягъни Литва татарлары, Алтын Урдадан, соңрак Олы һәм Кече Нугай Урдаларыннан, Кырым ханлыгыннан 14 йөз ахырында — 15 йөздә Бөек Литва кенәзлеге җирләренә күчеп килгән төрки мөселманнардан гыйбарәт. Хезмәтләре өчен (күбесенчә хәрбиләр) Литва кенәзлегеннән аларга җир бүлеп бирелә, һәм татарлар Польша-Литва шляхталарына (дворяннарына) тиңләштерелә. 16–17 йөзләрдә бу төркем вәкилләре туган телләрен онытып бетерәләр диярлек, ләкин ислам динен саклап калалар. Литва татарлары Вилнүс, Алитус, Каунас, Тракай һ.б. шәһәрләрдә — таралып, Вилнүс районының Немежис һәм Кәтурәсдәшимт Тоторю (Кырык Татар) авылларында, Алитус районының Райжәй авылында һәм Бутримонис бистәсендә тупланып яшиләр. Литва татарларының икенче төркеме — Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Литвадагы төзелеш һәм сәнәгать объектларына (Игналин АЭСы һ.б.) хезмәт күрсәтү өчен, нигездә, Совет Армиясе хәрби хезмәткәрләре, инженер-техник белгечләр һәм ССРБның төрле районнарыннан (күбесенчә Идел-Урал төбәгеннән) күчеп килүчеләр исәбенә формалаша. Алар бөтен ил буйлап, башлыча, зур шәһәрләргә тарала. Иң яхшы эшләүче җәмгыять Висагинас (элеккеге Снечкус) шәһәрендә урнашкан.
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литва — мөстәкыйль демократик республика. Гамәлдәге конституция 1992 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезндә яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Канун чыгаручы органы — сейм (бер пулатлы парламент). Башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литва Балтыйк илләре арасында иң зур икътисадка ия; ул шулай ук кеше потенциалы үсеше индексы зур булган илләр рәтенә керә.
Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.9%, сәнәгать 19.6%, хезмәт күрсәтү тармагы 72.5%ны тәшкил итә. 2014 елгы мәгълүматларына күрә, Литва экспорты 24.36 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнерлар: Россия (20.0%), Латвия (10.1%), Эстония (7.6%), Польша (7.5%), Германия (7.2%), Беларусь (5.2%), Бөекбритания (5.0%), Нидерландлар (4.4%), һәм башкалар.[50] Төп экспорт товарлары — минераль мәхсулатлар, машиналар һәм җиһазлар, транспорт җиһазлары, химикатлар, текстиль, азык-төлек, пластмассалар.
Литва экспорты 25.89 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнелар: Россия (29.4%), Германия (10.4%), Польша (9.5%), Латвия (6.2%), Нидерландлар (5.2%).[51] Төп импорт товарлары — минераль мәхсулатлар, машиналар һәм җиһазлар, транспорт җиһазлары, химикатлар, текстиль һәм киемнәр, металлар.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2011 елгы рәсми мәгълүматларга караганда, Литвада католиклар — 77.2 % (2,350,478 кеше), православие динендәгеләр — 4.1 % (125,189), иске йолалык тарафдарлары — 0.8 % (23,330), лютераннар — 0.6 % (18,376), реформатлар — 0.2 % (6,731), сөнни мөселманнар — 0.1 % (2,727), яһүд динендәгеләр — 0.04 % (1,229), көнчыгыш католик чиркәве тарафдарлары — 0.02 % (706), караим динендәгеләр — 0.01 % (310), башка диннәр тарафдарлары — 0.7 % (19,926) булган[52].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ https://www.ui.se/landguiden/lander-och-omraden/europa/litauen/
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ 14 // Конституция Литвы
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/lithuania
- ↑ https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/lh.html
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.wto.org/english/thewto_e/countries_e/lithuania_e.htm
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/LITHUANIA
- ↑ http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1 — Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/lithuania
- ↑ http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdf — Movement Coordination Centre Europe.
- ↑ https://www.sacprogram.org/en/Pages/The%20Strategic%20Airlift%20Capability.aspx — Strategic Airlift Capability.
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=181
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://www.touteleurope.eu/les-pays-membres-de-l-espace-schengen.html
- ↑ https://www.dhs.gov/visa-waiver-program-requirements
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/lithuania
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ https://holocaustremembrance.com/countries/lithuania
- ↑ Численность постоянных жителей в административных территориях на начало года — State Data Agency of Lithuania, 2023.
- ↑ 29,00 29,01 29,02 29,03 29,04 29,05 29,06 29,07 29,08 29,09 29,10 29,11 29,12 29,13 29,14 29,15 29,16 29,17 29,18 29,19 29,20 29,21 29,22 29,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ https://lietuva.lt/en/about_lithuania/quick_facts
- ↑ 31,0 31,1 https://www.bbc.com/news/world-europe-17536867
- ↑ 32,0 32,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 37,0 37,1 37,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ https://www.forschungsinformationssystem.de/servlet/is/325069/
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2020 Democracy Index
- ↑ 43,00 43,01 43,02 43,03 43,04 43,05 43,06 43,07 43,08 43,09 43,10 43,11 43,12 43,13 43,14 43,15 https://www.bti-project.org
- ↑ 44,0 44,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/LTU
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=LTU
- ↑ 46,0 46,1 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ https://ncim-stage.nci.nih.gov/ncimbrowser/pages/concept_details.jsf?dictionary=NCI%20Metathesaurus&code=C0023879&type=synonym
- ↑ http://www.uic.edu/classes/lith/lith520/SUBACIUS_Luneburg_2005_10_14.pdf
- ↑ [1]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-12, retrieved 2015-09-13
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-06, retrieved 2015-09-13
- ↑ Biotechnology. Conducted by TNS Opinion & Social on request of European Commission 2017 елның 26 март көнендә архивланган.(ингл.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|