Шәүкәт Ибраһимов
Шәүкәт Ибраһимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов |
Туган | 22 октябрь 1923 Казан |
Үлгән | 26 декабрь 1989 (66 яшь) Алма-Ата |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | галим-физик |
Эш бирүче | Институт ядерной физики НЯЦ РК[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Шәүкәт Ибраһимов, Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов, каз. S'avkat S'i'gaby'tdi'nuly I'bragi'mov (1923-1989) — галим, техник фәннәр докторы (1965), профессор (1974), Казакъстан ССР ФА вице-президенты (1974-1986), Казакъстан ССР ФА хакыйкый әгъзасы (1970), Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1982), Казакъстан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1978).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1923 елның 22 октябрендә Казанда туган. Казан авиация институтын (1948), Мәскәү дәүләт корыч һәм кушылмалар институтында (рус. Московский институт стали и сплавов) аспирантура (1955) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1948-1952 Мәскәүдә һәм Казанда авиация заводларында эшли.
- 1956-1969 ССРБ министрлар шурасы каршындагы Атом энергиясен тыныч максатларда файдалану дәүләт комитетының Обнинскидагы Физика-энергетика институтында өлкән гыйльми хезмәткәр, лаборатория мөдире.
- 1969-1970 Казакъстан ССР Атом-төш физикасы институтында директор урынбасары, 1970-1987 директор, 1987-1989 лаборатория мөдире.
- 1974 елдан Казакъ дәүләт университеты профессоры[1].
- 1974-1986 Казакъстан ССР ФА вице-президенты.
Гыйльми эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп фәнни хезмәтләре каты җисем физикасына, радиацияле материаллар белеменә, атом энергетикасына, төш техникасына карый[2]. Ш.Ш. Ибраһимов тарафыннан күп кенә гамәли күрсәтмәләр һәм тәкъдимнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру төш энергетикасында кулланыла торган материалларның нурланышка чыдамлыгын, төш-энергетика җайланмаларының экономиялелеген күтәрүгә һәм хәвефсезлеген арттыруга ярдәм итә.
Фәнни хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәнни хезмәтләре |
---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Октябрь Инкыйлабы ордены
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе.
- Казакъстан ССР дәүләт премиясе (1978).
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 Алматы акимының 31 нче карары (02.07.1997) белән Алматыдагы урамга исеме бирелгән. Урамның озынлыгы – 7 км. Элекке исеме — Медео районы Алатау шәһәренең Ленин урамы[3].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
- Казахская ССР: Краткая энциклопедия. Т. 3. Алма-Ата., 1989.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ш.Ш. Ибраһимов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
- Ш.Ш. Ибраһимов «Милләттәшләр» сайтында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Санкт-Петербург мәктәбе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-11-07
- ↑ СПбАППО физика кабинеты сайты, archived from the original on 2013-01-08, retrieved 2015-11-07
- ↑ Алматы көшелері. Анықтамалық энциклопедия. Алматы: ИП Волошин, 2009. ISBN 978-601-7157-18-0
- 22 октябрь көнне туганнар
- 1923 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- 26 декабрь көнне вафатлар
- 1989 елда вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Техник фәннәр докторлары
- Профессорлар
- Казакъстан ССР дәүләт премиясе лауреатлары
- Казакъстан ССР атказанган фән эшлеклеләре
- Академиклар
- Казан авиация институтын тәмамлаучылар
- ССРБ физиклары
- Физиклар