Эчтәлеккә күчү

Швейцария

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Швейцария latin yazuında])
(Швейцария Конфедерациясе битеннән юнәлтелде)
Швейцария
алман. Schweizerische Eidgenossenschaft
фр. Confédération suisse
итал. Confederazione Svizzera
романш. Confederaziun svizra
Байрак[d] һәм Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 12 сентябрь 1848
Логотип
Рәсми исем Confoederatio Helvetica, Schweizerische Eidgenossenschaft, Confédération suisse, Confederazione svizzera, Confederaziun svizra, la Confédération suisse[1], Swiss Confederation һәм Confederación Suiza
Кыскача исем 🇨🇭
Гомер озынлыгы 82,89756 ел[2]
... хөрмәтенә аталган Швиц[d]
Демоним Zwitser, Swiss, Schweizer, Suisse[1], スイス人, svájci, Suissesse[1], Suisiano, sviso, Jveizänan, سويسري, سويسرية, سويسريون, швейцарец[3], швейцарка, швейцарцы, швейцарець, швейцарка, швейцарці, שווייצרי, שווייצרית, elvețieni, elvețian, elvețiancă, সুইজারল্যান্ডীয়, svizzero, svizzera, svizzeri, svizzere, suiz, schweizisk, suizu, suiza, suiza, suizo, Schweizerin, svìsara, svìsare, svìsari, svìsaro, سويسري, سويسرية, سويسريين һәм سويسريات
Рәсми тел алман теле[4], итальян теле[4], француз теле[4] һәм руманш теле[4]
Гимн Швейцария догасы[5]
Мәдәният Швейцария мәдәнияте[d]
Шигарь тасвирламасы Unus pro omnibus, omnes pro uno[d]
Шигарь тексты Unus pro omnibus, omnes pro uno[6]
Дөнья кисәге Европа[7]
Дәүләт  Швейцария
Башкала Берн[8]
Сәгать поясы UTC+01:00
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Үзәк Яурупа
Географик үзәк 46°48′04″ т. к. 8°13′36″ кч. о.
Иң көнчыгыш ноктасы 46°36′55″ т. к. 10°29′32″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 47°48′ т. к. 8°34′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 45°49′05″ т. к. 9°01′01″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 46°07′57″ т. к. 5°57′22″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Switzerland.map
Иң югары ноктасы Пик Дюфур[d]
Иң түбән ноктасы Лаго-Маджоре[d]
Идарә итү формасы директориаль система[d] һәм федератив республика[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Швейцария федераль советы әгъзасы[d]
Ил башлыгы Швейцария федераль советы[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Швейцария президенты[d]
Хөкүмәт башлыгы Швейцария федераль советы[d][9]
Башкарма хакимият Швейцария федераль советы[d]
Канунбирү органы Швейцария федераль җыелышы[d][10]
Югары мәхкәмә органы Швейцария федераль югары мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкы Швейцария милли банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Канада, Италия, Германия, Австралия, Лихтенштейн, Индонезия[11], Сербия, Беларусь, Исраил, Бөекбритания, Франция, Ливия дәүләте, Аргентина, Австрия, Дания, Изге тәхет[d], Косово Җөмһүрияте, Молдова, Пакьстан, Шри-Ланка, Румыния, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Филипин, Малайзия, Мисыр, Мексика, Төркия, Аурупа Берлеге, Уругвай, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Иран, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Кытай, Греция, Көньяк Корея, Россия, Маҗарстан, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[12] һәм Маврикий
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы[13], Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Аурупа шурасы, Awrupa ğälämi agentlığı, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Европа ирекле сәүдә ассоциациясе[d], Көньяк Европа обсерваториясе[d], ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Африка үсеш банкы[d], Азия үсеш банкы[d], Австралия группасы[d], Европа түләүләр берлеге[d], Евроконтроль[d], Ракета технологияләрен контрольдә тоту режимы[d][14], Интерпол[15][16], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][17], ХКТО[d][18][19], Халыкара энергетика агентлыгы[d][20], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[21], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[22][23], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][24], Шенген зонасы[d][25], Франкофония[d], Visa Waiver Program[d][26], Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d][27], Бөтендөнья метеорология оешмасы[28], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[29], Халыкара миграция сәясәтен яхшырту үзәге[d], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][30] һәм Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][31]
Рәсми бәйрәм Швейцария милли бәйрәме[d]
Балигълык яше 20 яшь[32] һәм 18 яшь[32]
Никахка керү яше 18 яшь[33]
Халык саны 8 902 308 (30 июнь 2023)[34][35][36]
Ир-ат халкы 4 253 063[37], 4 285 784[37], 4 320 511[37] һәм 4 357 959[37]
Хатын-кыз халкы 4 322 218[37], 4 352 384[37], 4 384 035[37] һәм 4 417 801[37]
Административ бүленеше Аппенцелль-Ауссерроден[d][38], Аппенцелль-Иннерроден[d][38], Аргау кантоны[d][38], Базель-Ланд[d][38], Базель-Штадт[d][38], Берн кантоны[d][38], Фрибур[d][38], Женева[d][38], Гларус[d][38], Граубюнден[d][38], Юра[d][38], Люцерн[d][38], Невшатель[d][38], Нидвальден[d][38], Обвальден[d][38], Санкт-Галлен[d][38], Шаффхаузен[d][38], Швиц[d][38], Золотурн[d][38], Тичино кантоны[d][38], Тургау[d][38], Ури[d][38], Вале[d][38], Во кантуны[38], Цуг[d][38] һәм Цюрих кантоны[d][38]
Акча берәмлеге Швейцария франкы[d][39]
Номиналь тулаем эчке продукт 807 706 035 352 $[40]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,962[41]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,894[42]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 9,8
Эшсезлек дәрәҗәсе 4 ± 1 процент[43]
Нәрсә белән чиктәш Австрия, Лихтенштейн, Германия, Франция, Италия һәм Аурупа Берлеге
Нигезсалгыч текст 1921 Федератив хартиясе[d] һәм Швейцария конституциясе[d]
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][44]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[45]
Электр аергычы төре Europlug[d][45] һәм SN 441011[d][45]
Кулланылган тел алман теленең Швейцария диалектлары[d], алеманн теле[d], алман теленең Вальзер диалекты[d], швейцарияле немец ишарә теле[d], итальян теле, руманш теле, франко-провансаль теле[d], алман теле, француз теле, ломбард теле[d], швейцарияле француз ишарә теле[d] һәм швейцарияле итальян ишарә теле[d]
Бюджет 89 700 000 000 Fr[46][47]
Мәйдан 41 285 км²
Рәсми веб-сайт Lua хатасы: expandTemplate: template "ref-rm" does not exist.
Һәштәге Switzerland, Schweiz, Suisse, Svizzera һәм Svizra
Югары дәрәҗәле Интернет домены .ch[48] һәм .swiss[d]
Харита сурәте
Позиционная карта
Подробная карта
Тематик география Швейцария географиясе[d]
Тимер юл хәрәкәте ягы сул[d][49] һәм уң[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Швейцария[d]
Ачык мәгълүматлар порталы opendata.swiss[d]
Феноменның икътисады Швейцария икътисады[d]
Феноменның демографиясе Швейцария халкы[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 69 459[50]
Джини коэффициенты 33,1[51]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 7,7 процент[52][53][54], 2,5 процент[52][53][54], 3,7 процент[52][53][54], 8,1 процент[54], 2,6 процент[54] һәм 3,8 процент[54]
Тулаем туулар коэффициенты 1,52[55]
Бер мең кешегә туры килгән машина саны 539[56]
Шәһәр халкы 6 332 759[37], 6 384 901[37], 6 441 016[37] һәм 6 502 136[37]
Авыл халкы 2 242 521[37], 2 253 266[37], 2 263 530[37] һәм 2 273 624[37]
Максималь температура 41,5 °C[57]
Демократия индексы 8,83[58]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 79 400 ± 99[59]
Туым күрсәткече 10[37], 9,9[37], 10,3[37] һәм 9,4[37]
Үлем күрсәткече 7,9[37], 8,8[37], 8,2[37] һәм 8,5[37]
Happy Planet Index score 60,1[60]
Илнең мобиль коды 228
Илнең телефон коды +41
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d][61][62], 117[d][62], 118[d][62], 144[d][63], 1414[d][63], 140[d][63] һәм 145[d]
Илнең GS1 коды 760-769
Номер тамгасы коды CH
Диңгездәге идентификацияләү номеры 269
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Швейцариядә җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Швейцариядә төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Швейцария Викиҗыентыкта

[64]

Швейца́рия (алм. die Schweiz, фр. la Suisse, итал. Svizzera, ром. Svizra, төр. İsviçre, рәсми исеме – Швейца́рия Конфедера́циясе (алм. Schweizerische Eidgenossenschaft, фр. Confédération suisse, итал. Confederazione Svizzera, ром. Confederaziun svizra) – Үзәк Европада урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Төньякта Алмания, көнбатышта Франция, көньякта Италия, көнчыгышта Австрия һәм Лихтенштейн белән чиктәш.

Берләшү нигезләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцария Конфедерациясе – тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен саклап килүче алман, француз, итальян һәм ретороман (романш) төбәкләреннән торган федератив дәүләт. Бу тарихи, этнографик һәм мәдәни феноменга карата алман теленнән алынган "Willensnation" төшенчәсе кулланыла, аның мәгънәсе – ирекле рәвештә берләшкән ил (милләт). Кайвакыт аны "Willensgemeinschaft" – ирекле рәвештә берләшкән җәмгыять дип тә атыйлар.

"Дәүләт милләте" (Staatsnation) һәм "мәдәният милләте" (Kulturnation) төзү концепцияләренең үзгәрәк ысулы яки бөтенләй капма-каршысы булган бу күренешнең теоретик нигезләрен француз телле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эрнест Ренан (Ernest Renan, 1823-1892) эшләгән. Бу төр бердәмлек чыгышы белән төрле милләттән булган ватандашларның аңлы рәвештә һәм үзара килешеп уртак тормыш итүен күздә тота. Һәм аны үзәкләштерелгән дәүләт төземи, ул – ирекле һәм тигез хокуклы кешеләр тарафыннан "астан өскә таба" корыла торган ватандашлык җәмгыяте. Берничә буын яшәешендә дистә елларга сузыла торган бу сөрештә дәүләт турыдан-туры катнашмый, ул бары тик моның өчен тиешле шартлар гына тудыра. Һәм ирекле ватандашлык җәмгыяте үзәк хакимиятне торган саен ныгыту юлында түгел, ә киресенчә – вәкаләтләрне җирле органнарга мөмкин кадәр күбрәк тапшыру аша үстерелә.

Бу җәһәттән Швейцария Конфедерациясе күпмилләтле илләр өчен үрнәк булып тора. Бүген мондый үсешне Көньяк Американың Боливия дәүләте максат итеп куя.

Швейцария президенты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазыйфаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазифа — коллектив Федераль шура (хөкүмәт) прерогативасы. Президент хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә[65]

Административ бүленеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцария — 26 кантоннардан (20 кантон (Dingar) һәм 6 ярты кантон (Landesteil)) торган федератив республика. Кантоннар округларга (Bezirk), округлар шәһәр һәм җәмгыяте биләмәсенә (Gemeinde) бүленергә мөмкин.

Кантон Код1 Эре шәһәр Мәйдан,
км²

Халык,[66]
кеше. (2012)

Цюрих ZH Цюрих 1728,9 1 408 575
Берн BE Берн 5959,1 992 617
Люцерн LU Люцерн 1493,4 386 082
Ури UR Альтдорф 1076,4 35 693
Швиц SZ Швиц 908,1 149 830
Обвальден OW Зарнен 490,6 36 115
Нидвальден NW Штанс 276,1 41 584
Гларус GL Гларус 685,4 39 369
Цуг ZG Цуг 238,7 116 575
Фрибур FR Фрибур 1670,8 291 395
Золотурн SO Золотурн 790,5 259 283
Базель-Штадт BS Базель 37,1 187 425
Базель-Ланд BL Листаль 517,5 276 537
Шаффхаузен SH Шаффхаузен 298,5 77 955
Аппенцелль-Ауссерроден AR Херизау 242,9 53 438
Аппенцелль-Иннерроден AI Аппенцелль 172,5 15 717
Санкт-Галлен SG Санкт-Галлен 2025,5 487 060
Граубюнден GR Кур 7105,2 193 920
Аргау AG Арау 1403,8 627 340
Тургау TG Фрауэнфельд 990,9 256 213
Тичино TI Беллинцона 2812,5 341 652
Во VD Лозанна 3212,1 734 356
Вале VS Сьон 5224,4 321 732
Нөшател NE Нөшател 803,1 174 554
Женева GE Женева 282,4 463 101
Юра2 JU Делемон 838,8 70 942

Швейцария догасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(Швейцария Конфедерациясенең дәүләт гимны) [67]

Монах Альберих Цвиссиг (алманча Alberich Zwyssig, 1808-1854), дини гыйбадәтләреннән тыш, музыка белән мавыккан һәм псалмнар язу белән шөгыльләнгән. 1841 елда ул үзе элегрәк иҗат иткән көйне яшьтәше Леонһард Видмерның (алманча Leonhard Widmer, 1808-1868) дини-патриотик калыптагы шигыренә яраклаштырган. Яңа әсәр 1843 елда матбугатта да басылып чыккан, шул ук елны аны Цюрих фестивалендә башкарганнар. Халыкта бик популяр булып китсә дә, озак еллар буе “Швейцария догасы” дәүләт түрәләре игътибарыннан читтәрәк калган. Ниһаять, 1961 елда аны, өч еллык сынау мөддәтен шарт итеп, армиядә һәм чит илләрдәге рәсми чараларда гимн буларак куллана башлыйлар. Тышкы дөньяда “дога” бу илнең гимны буларак таныла. Шуңа да карамастан, аны Швейцариянең 12 кантонында гына кабул итәләр, 7 кантон сынау мөддәтен озайтырга кирәк дип саный, ә 6 кантонда (шул җөмләдән Цюрихта да) аны бөтенләй кире кагалар. Ахыр чиктә уртак уңай фикергә киләләр: “сынау” әле бүген дә дәвам итә. Заманча һәм эчтәлеге дини булмаган текстлар да иҗат ителгән, аларны төрле җәмәгатьчелек оешмалары зур тырышлык белән алга сөрәләр. Ләкин “Швейцария догасы” барыбер бу илне дөньяга танытып килә.

(алман телендә)
Trittst im Morgenrot daher,
Seh’ ich dich im Strahlenmeer,
Dich, du Hocherhabener, Herrlicher!
Wenn der Alpen Firn sich rötet,
Betet, freie Schweizer betet.
Eure fromme Seele ahnt,
Eure fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Kommst im Abendglühn daher,
Find’ ich dich im Sternenheer,
Dich, du Menschenfreundlicher, Liebender!
In des Himmels lichten Räumen
Kann ich froh und selig träumen;
Denn die fromme Seele ahnt,
Denn die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Ziehst im Nebelflor daher,
Such’ ich dich im Wolkenmeer,
Dich, du Unergründlicher, Ewiger!
Aus dem grauen Luftgebilde
Bricht die Sonne klar und milde,
Und die fromme Seele ahnt,
Und die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Fährst im wilden Sturm daher,
Bist du selbst uns Hort und Wehr,
Du, allmächtig Waltender, Rettender!
In Gewitternacht und Grauen
Laßt uns kindlich Ihm vertrauen!
Ja, die fromme Seele ahnt,
Ja, die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

(тәрҗемәсе)
Килсәң таң шәфәгындә,
Күрәм нур диңгезендә,
Тәңрем, Сине – кодрәт иясен!
Альп карлары алсуланса,
Бәндә гыйбадәткә баса.
Һәм тәкъва җан инана,
Һәм тәкъва җан инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Кичке эңгер-меңгердә
Табам күкләр түрендә
Сине, Ярлыкаучы, Сөюче!
Хыялларда күккә ашып,
Шат күңелле уйга батып,
Тәкъва җаннар инана,
Тәкъва җаннар инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Күк өртелсә томанга,
Эзлим Сине болыттан,
Акыл ирешмәслек, Мәңгелек зат!
Соры пәрдәләрне ертып,
Ягымлы нур сипсә кояш,
Тәкъва җаннар инана,
Тәкъва җаннар инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Бураннар кар ураса,
Безгә терәк-ышаныч,
И Яралтучы, Коткаручы!
Яшен яшьнәп күк күкрәсә,
Сиңа гына сыгынабыз!
Һәм тәкъва җан инана,
Һәм тәкъва җан инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Швейцария федераль статистик идарәсенең 2018 елга дини демография турында мәглүматы буенча (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган 200 000 кешене сораштыру нигезендә): 63,9 % христианнар (шул исәптән 35,2 % Рим католиклары, 23,1 % реформатлар, 5,6 % башка диннәр), 28,0 % динен күрсәтмәгән, 5,3 % мөселманнар, 0,38 % Һинд дине тарафдарлары, 0,2 % яһүдләр, 1,3 % башка диннәр[68] .

  1. 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. http://gramota.ru/slovari/dic/?word=%D1%88%D0%B2%D0%B5%D0%B9%D1%86%D0%B0%D1%80%D0%B5%D1%86&all=x
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 https://www.admin.ch/opc/en/classified-compilation/19995395/index.html#a70
  5. https://www.admin.ch/gov/en/start/federal-council/history-of-the-federal-council.html
  6. https://web.archive.org/web/20060327204358/http://www.bger.ch/fraternite.pdf
  7. https://www.workwithdata.com/place/switzerland
  8. Bundesstadtstatus Stadt Bern
  9. President Ignazio Cassis: a man who resembles Switzerland
  10. Federal Constitution of the Swiss ConfederationШвейцария федераль советы.
  11. https://www.eda.admin.ch/jakarta
  12. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  13. http://www.un.org/en/members/#switzerland
  14. http://mtcr.info/partners/
  15. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  16. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/SWITZERLAND
  17. http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
  18. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  19. https://www.opcw.org/about-us/member-states/switzerland
  20. https://www.iea.org/countries/membercountries/Халыкара энергетика агентлыгы.
  21. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  22. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  23. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=289
  24. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  25. https://www.touteleurope.eu/les-pays-membres-de-l-espace-schengen.html
  26. https://www.dhs.gov/visa-waiver-program-requirements
  27. http://icdo.org/who-we-are/members/observer-states.html
  28. https://public.wmo.int/en/members/switzerland
  29. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  30. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  31. https://holocaustremembrance.com/countries/switzerland
  32. 32,0 32,1 article 14 // Гражданский кодекс Швейцарии
  33. Article 94 // Гражданский кодекс Швейцарии
  34. https://www.bfs.admin.ch/bfs/fr/home/statistiques/population.gnpdetail.2023-0208.htmlOFS.
  35. https://www.bfs.admin.ch/bfs/de/home/statistiken/bevoelkerung.gnpdetail.2023-0208.htmlBFS.
  36. https://www.bfs.admin.ch/bfs/it/home/statistiche/popolazione.gnpdetail.2023-0208.htmlUST.
  37. 37,00 37,01 37,02 37,03 37,04 37,05 37,06 37,07 37,08 37,09 37,10 37,11 37,12 37,13 37,14 37,15 37,16 37,17 37,18 37,19 37,20 37,21 37,22 37,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  38. 38,00 38,01 38,02 38,03 38,04 38,05 38,06 38,07 38,08 38,09 38,10 38,11 38,12 38,13 38,14 38,15 38,16 38,17 38,18 38,19 38,20 38,21 38,22 38,23 38,24 38,25 https://www.admin.ch/opc/en/classified-compilation/19995395/index.html#a1
  39. http://www.admin.ch/opc/de/classified-compilation/19994336/index.html
  40. https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  41. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  42. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  43. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  44. http://chartsbin.com/view/edr
  45. 45,0 45,1 45,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  46. Bundeshaushalt
  47. Ausgaben
  48. http://www.switch.ch/about/id/
  49. https://www.forschungsinformationssystem.de/servlet/is/325069/
  50. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  51. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  52. 52,0 52,1 52,2 https://www.ch.ch/fr/taux-tva-suisse/#:~:text=Le%20taux%20de%20la%20TVA,les%20revues%20et%20les%20m%C3%A9dicaments.
  53. 53,0 53,1 53,2 https://www.estv.admin.ch/estv/fr/home/mehrwertsteuer/fachinformationen/was-ist-die-mehrwertsteuer.html
  54. 54,0 54,1 54,2 54,3 54,4 54,5 https://www.estv.admin.ch/estv/de/home/mehrwertsteuer/mwst-steuersaetze.html
  55. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  56. https://www.rts.ch/info/monde/6622886-dubai-compte-plus-de-voitures-par-habitant-que-new-york-ou-londres.html
  57. http://archive.wikiwix.com/cache/?url=https%3A%2F%2Frp.liu233w.com%3A443%2Fhttp%2Fwww.meteosuisse.admin.ch%2Fhome%2Fclimat%2Fpasse%2Fle-climat-en-suisse.html%3Fquery%3DTemp%25C3%25A9rature%2Brecord%2Ben%2BSuisse
  58. 2020 Democracy Index
  59. Интерфейс программирования приложения YouTube
  60. https://happyplanetindex.org/countries/?c=CHE
  61. International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  62. 62,0 62,1 62,2 Emergency numbers in Switzerland and first aid / мөхәррир Швейцария
  63. 63,0 63,1 63,2 Emergency numbers in Switzerland and first aid / мөхәррир Швейцария
  64. Federal Office of Topography — 1838.
  65. Президентом Швейцарии на 2019 год стал Уэли Маурер. tass.ru, 5.12.2018(рус.)
  66. Население Швейцарии (2012) 2014 елның 6 март көнендә архивланган.
  67. Швейцария догасы
  68. Religionszugehörigkeit seit 1910-2018(алм.)