Фәрит Бәшир
Фәрит Бәшир | |
---|---|
Туу датасы: | 30 ноябрь 1958 |
Туу урыны: | Шекә, Арча районы, Татарстан |
Үлем датасы: | 2009 |
Үлем урыны: | Казан, Татарстан |
Эшчәнлек төре: | галим, тәнкыйтьче |
Фәрит Кәрим улы Бәширов — татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан), Татарстанның мәгарифне үстерү институты профессоры (2007 елдан).
Ул 1958 елның 30 ноябрендә Татарстанның Арча районы Шекә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Башта сигезьеллык мәктәпне, ә 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
1981-1984 елларда Фәрит Бәшир СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантурада укый. 1984-2003 елларда ул шул институтта кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара.
1989 елда «Яңа татар романы формалашу (XIX гасыр ахыры — XX йөз башы)» дигән темага кандидатлык, 2002 елда «XX йөз башы татар прозасының үсеш этаплары» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.
2003-2006 елларда Фәрит Бәшир Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире булып эшли. Аннан соң ул — «Матбугат йорты» нәшриятында мөхәррир.
Фәрит Кәрим улы Бәширов 2009 елның октябрендә Казанда вафат була. Ул туган Шекә авылы зиратында җирләнгән.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фәрит Бәширнең тормыш юлы(үле сылтама)
- (үле сылтама) Мөхәммәтшин З. Кальбеңдә ни сер бар... // Казан утлары. — 2003. — ноябрь
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|