Эчтәлеккә күчү

Сафаҗай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сафаҗай latin yazuında])
Сафаҗай
Нигезләнү датасы 1451
Сурәт
Дәүләт  Россия[1][2]
Нәрсәнең башкаласы Красногорский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Красногорский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 2338 (2002)[3],
2239 (2010)[3],
2181 (2012)[4],
2136 (2013)[5],
2090 (2014)[6],
2062 (2015)[7],
2071 (2016)[8],
2058 (2017)[9],
2012 (2018)[10],
1974 (2019)[11],
1987 (2020)[12],
1910 (2021)[13]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 102 метр
Почта индексы 607496
Җирле телефон коды 83192
Карта

[2]

Сафаҗай (рус. Красная Горка) – Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районындагы авыл. Мәдәнә елгасы буенда урнашкан. Бүгенге көндә Сафаҗай авылында 1100 йорт булып, авылда яшәүчеләрнеке – 740, 2 300 кеше яши. Йортларның икейөзләбе “мәскәүчеләрнеке” булып санала.

Авылда биш мәчет эшләп килә. Шушы мәчетләрнең барысында диярлек яшь имам-хатыйблар хезмәт куя. Алар тырышлыгы белән Сафаҗайда ел дәвамында мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә дини укулар оештырылган. Моннан тыш, җәй айларында шәһәрдән ялга кайткан яшьләр өчен дә дини укулар – җәйләүләр уза.

Авылда үзгәртеп кору чорында, 1988 елда беренче мәчет ачыла. Шул ук елны мәчет каршында дини укулар да башлана.[14]

Авылда 1968 елдан бирле урта мәктәп эшли. Мәктәп бинасы 1975 елда ачыла. Бу бина 640 урынга исәпләнгән. 2011 елда мәктәптә 256 бала укый. 27 бала унберенче сыйныф тәмамлый. 32 бала тугызынчы сыйныфны бетерә.[15]

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хронологик белешмә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һәлак ителгән татар дин әһелләренә һәйкәл

Балалар барысы бергә–426, пенсиәгә чаклылар саны–830, пенсионерлар – 800, колхозда эшләүчеләре–230, фермер хуҗалыклары–9, аларда эшләүчеләр саны 80–90 кеше. Эшсезләр арасында күбрәк хатын–кызлар, ирләр–900, хатын–кызлар–1400. Менә нинди саннар, авыл димәссең. Авылда терлек күп, 365 баш сыер, үгезләр, бозаулар–670 баш, 6 көтүләре. Колхозда–1600 баш эре мөгезле терлек, 8–көтү, җирләре–4500 гектар, атлар, 20–30, җирләр пайларга бүленгән, пайга чыккан–2,5 гектар җир.

Чәчүлек җирләре – 4692 гектар, көтүлек – 815 га, уңыш уртача гектардан 30 центнер. 14–шәхси кибет (магазин), 4–кибет райпоныкы, 1 зур магазин–анда 3 кеше эшли, бу авылда 19 кибет. КБО (комбинат бытового обслуживание) бар, анда юләү цехы, парикмахерская эшли. Колхозлары ача тагы бер юләү цехы эш киемнәре (рабочая одежда) юләү буенча. Авыл тулаем газлаштырылган, йортлар, магазиннар, мәчетләр, бала бакчасы, мәктәп, фельдшерский пункт, элемтә бүлеге (почта), клуб, бөтенесенә газ кертелгән. Клубта спорт буенча 1 штат булдырылган, спорт заллары инвентарьлар белән җиһазлаштырылган, көрәш өчен матлар коверлары белән.[17]

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 2,0 2,1 GEOnet Names Server — 2018.
  3. 3,0 3,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Нижегородской области
  4. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  5. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  6. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  10. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаМосква: Росстат, 2018.
  11. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
  12. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
  13. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  14. Сафаҗай авылында Шәкертләр бәйрәме
  15. Сафаҗайда өмет бар
  16. История татарской деревни Сафаджай – Красная Горка в XV-XX веках / С.Б. Сенюткин , О.Н Сенюткина
  17. М. Миначев. Авылларга барган идем. Сабацай–Сафаҗәй, archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2012-05-08