Рифат Гомәров
Рифат Гомәров | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Рифат Әгъләм улы Гомәров |
Псевдонимнар: | Омар Рифат Бек Мансур Аль Фергани |
Туу датасы: | 8 гыйнвар 1958 (66 яшь) |
Туу урыны: | СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Талас районы[d], Үшарал |
Ватандашлык: | СССР Үзбәкстан |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, язучы, журналист, нашир |
Иҗат итү еллары: | 1974 – х. в. |
Юнәлеш: | шигърият, проза |
Жанр: | роман, поэма, шигырь |
Иҗат итү теле: | рус |
Рифат Гомәров, Рифат Әгъләм улы Гомәров (Рифат Аглямович Гумеров; 1958 елның 8 гыйнвары, СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Үшарал (Талас районы)) ― рус телендә язучы татар чыгышлы Үзбәкстан шагыйре, философ, журналист, нашир. «ARK» альманахының баш мөхәррире. Central Asian PEN CLUB әгъзасы, Рус PEN-үзәге әгъзасы, Болгариянең рус телле язучылар берлеге әгъзасы, Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рухи традицияләр академиясенең хакыйкый әгъзасы (Вена, Австрия).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1958 елның 8 гыйнварында Җамбыл өлкәсенең Талас районы Үшарал авылында татар[1] гаиләсендә туган. Әтисе Әгъләм чыгышы белән Туймазыдан[2]. Рифат Фәрганәнең 22нче мәктәбен (1974), Фәрганә дәүләт педагогия институтының[d] филология факультетын (1979) тәмамлаган. 1987―1990 елларда Олугбәк исемендәге Ташкәнт дәүләт университетында[d] читтән торып аспирантурада укыган. Горький исемендәге Әдәбият институтының шигърият бүлеген читтән торып тәмамлаган (1990)[3].
Россия Язучылар берлегенең Мәскәү язучылар оешмасы идарәсендә эшләгән, Фәрганә педагогия институтының филология факультетында укыткан, «Ёш гвардия» яшьләр нәшриятында «Молодость» (Яшьлек) альманахын мөхәррирләгән, яшь авторларның беренче җыентыкларын бастырган.
1990-елларда бизнеска киткән, республикада иң беренчеләрдән булган, америкалылар белән уртак предприятиедә генераль директор булып эшләгән.
2000-елларда халыкара проектлар ― «Мир R» һәм «ARK» әдәби–сәнгать альманахлары төзи. Берничә елдан, Ташкентта, иҗади фикер йөртүче кешеләрне «Uz антологиясе – Үзбәкстанның альтернатив әдәбияты» уникаль проектта берләштерергә омтыла.
Ташкентта яши.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1974 елдан бирле әсәрләре матбугатта басылып килә. Аның шигырьләре һәм романнары «Дружба народов», «Юность», «Новая Юность», «Смена», «Молодая смена», «Дружба» (Мәскәү―София), «Сельская молодежь», «Студенческий меридиан», «Литературная учеба», «Урал», «Звезда Востока» журналларында, «Литературная газета»да, «Московский литератор»да, үзбәк телендә ― «Шарк Юлдузи», «Саодат», «Ёшлик», «Ёш куч» журналларында, «Поэзия», «Истоки», «Малый шелковый путь», «Так как», «Молодость», «Анор-Гранат», «ARK», «Провинциальный альманах» (Латвия), «Витрила» (Украина), «Литературная Америка» (АКШ) альманахларында басылып чыккан. Аның шигырьләре инглиз, испан, француз, серб, хорват, болгар, украин, үзбәк, һинд һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.
«Встреча» (Ташкент), «Середина земли родной» (Мәскәү), «Отчизна доверяет нам судьбу» (Мәскәү), «Учебная тревога» (Мәскәү), «Тверской бульвар, 25. Голоса молодых», «И помнит мир спасенный» (Мәскәү) кебек күмәк шигырьләр җыентыклары, «Високосное лето» (1989), «Рисунок звука» (1990), «Dixi» (2003), «Рожденный степью» (Мәскәү, 2014) китаплары авторы[4].
UNCD (New-York) Үзәк Азия буенча матбугат хезмәте җитәкчесе.
«Мир R» халыкара проектының авторы һәм җитәкчесе.
«ARK» альманахының баш мөхәррире.
50 томлы «Үзәк Азиянең хәзерге рус әдәбияты антологиясе» (1975―2025) оештыручысы һәм нәшире. 5 томы басылган (2003―2020). Чит илләрнең рус телле язучылары форумнарында катнашучы (Мәскәү, 2012 ел, 2014 ел).
Бөтендөнья лингвокультурология конкурсында җиңүче (Мәскәү, МДУ, 2013 ел)[5].
Алты тапкыр Ташкент ачык шигърият фестивалендә катнашучы (2001, 2002, 2003, 2005, 2006, 2008).
Үзбәк теленнән әдәби тәрҗемәләр белән шөгыльләнә, үзбәк шагыйрьләрен һәм прозаикларын рус теленә тәрҗемә итә.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Улы Шамил (мәрхүм).
Кызыксынулары, спорт: бокс, тау туризмы, велосипед, диңгез, фотога төшерү.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дамир Каюмов. Рифат Аглямович Гумеров. proza.ru
- ↑ Брик Алгинский. Тюркин – узбекский брат Васи Теркина. mgazeta.com, 21.03.2022(рус.)
- ↑ RifatGumerov Вконтакте
- ↑ Rifat Gumerov. Academia.edu(рус.)
- ↑ Рифат Гумеров. guru-art.com(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рифат Аглямович Гумеров. guru-art.com(рус.)
- Рифат Гумеров. parnasse.ru(рус.)
- Рифат Гумеров / страница автора / stihistat.com(рус.)