Мөфәссир
Внешний вид
Мөфәссир | |
Бу һөнәрнең өлкәсе | тафсир[d] |
---|
Мөфәссир (гарәп. مُفسر ― «тәфсирче») — Коръәнгә, аның аять-сүрәләренә аңлатма бирүче белгеч, тәфсирче.
- Мөфәссиргә таләпләр
Коръәнне җентекләп аңлатканда, тәфсирчедән билгеле бер фәнни һәм теоретик әзерлек таләп ителә, шул сәбәпле мөфәссир эше катлаулы эш исәпләнә. Традицион Исламда мөфәссиргә түбәндәге таләпләр куела:
- Гарәп телен камил белү;
- Теге яки бу аятьнең иңдерелү тарихын белү;
- Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәлен яхшы белү;
- Аналитик фикерләү сәләтенә ия булу;
- Җәмгыятьнең барлыҡ социаль проблемаларын белү[1].
- Беренче билгеле мөфәссирләр
- Габдуллаһ ибне Мәсгъуд (653 елда вафат)
- Габдуллаһ ибне Габбас (687 елда вафат). Мөхәммәд пәйгамбәрнең туганнан туган энесе, Мәккәдә беренче булып Коръән тәфсире буенча мәктәпкә нигез салган [1]..
- Үбәй ибн Кәб (649 елда вафат)
- Зәйт ибн Сабит (615―665)
- Әбу Муса әл-Әшари (602―661/673?)
- Габдуллаһ ибн әз-Зөбәер (692 елда вафат)
Төрек илаһиятчысы Сәид Нурси (1876―1960) язган тәфсир «Рисалә-и Нур» дигән исем йөртә, ул 50 телгә тәрҗемә ителә, дөньяның күп кенә илләрендә басыла. Бу китаплар дошманлыкның һәм көчләүнең барлык рәвешләрен кире кага, Китап әһелләрен Аллаһсызлыкка һәм хәзерге дөньяның бозыклыгына каршы көрәштә мөселманнар белән берләшергә өнди. [2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Али-заде, А. А., 2007
- ↑ Zeki Saritoprak. Oxford-Bibliographies. Said-Nursi. (ингл.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Али-заде А. А. Муфассир // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — С. 573. — ISBN 978-5-98443-025-8. (CC BY-SA 3.0)