Зәйнәп Бәширова
Зәйнәп Бәширова | |
---|---|
Туган | 5 октябрь 1903 Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач авылы |
Үлгән | 1984 |
Ата-ана |
|
Зәйнәп Бәширова — татар шагыйрәсе.
Зәйнәп Бәширова 1903 елның 5 октябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алгач, 14 яшендә Казанга килеп, башта – хосусый мәктәптә, аннары укытучылар семинариясендә укый. Шуннан соң берничә ел мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшли. Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакны һәм Мәскәү журналистика институтын тәмамлый. Төрле газета-журнал редакцияләрендә эшли, соңыннан китапханәче хезмәтен башкара.
Зәйнәп Бәширова рабфакта укыган чорда яза башлый. 1921 елда аның «Очкыннар» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Ике елдан соң «Яшь инкыйлабчы җырлары» дигән икенче китабы да басылып чыга. Шуннан соңгы шигырьләре төрле газета-журналларда һәм күмәк җыентыкларда урын ала.
Шагыйрә 1984 елда вафат була.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|