Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты | |
Нигезләнү датасы | 23 август 1939 |
---|---|
Әһәмиятле кеше | Айсылу Башкурова-Садыйкова |
Җитәкче | Илгиз Халиков |
Рәсми тел | татар теле |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Урам | Карл Маркс урамы |
Урын | Казан |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе |
Штаб-фатирының урнашуы |
Толстой урамы, 25/68, Казан, Россия[1] Ксения гимназиясе бинасы, Казан, Россия[1] |
Алмаштырылган | Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты[2] |
Адрес | 420111, Россия, Татарстан респ., Казан ш., Карл Маркс ур., 12 йорт |
Почта индексы | 420111 |
mailto:iyali.anrt@mail.ru | |
Рәсми веб-сайт | antat.ru/tt/iyli/(тат.) |
[[commons:Category:Institute of Language, Literature and Art named after Galimzhan Ibrahimov|[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] Тел Викиҗыентыкта]] |
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1939 елның 23 августында оештырыла, эшен шул ук елның 7 октябрь көненнән «Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты» буларак[3] башлый.
Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә. Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора.
Бүген
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар.
ТӘСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт Мәскәү, Петербург, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле һәм тарих. 1961 елны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, 1968 елны сәнгать бүлеге, 1975 елны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.
Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.
1988 елдан башлап институтка Республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела.
Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2006―2024 елларда Ким Миңнуллин[4]
- 2024 елдан Илгиз Халиков[5]
Танылган хезмәткәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ...
Түбәндәге автоматик килеш булдырылган исемлек бөтендөнья Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән шәхесләрнең эш урыннары турында мәгълүматка нигезләнә. Википедия очрагында кебек үк, бусы да хобби буларак үстерүче вики-волонтёрларның кызыгу-игътибарына бәйле, интернеттагы вандализм очраклары максаты да була ала — нәтиҗәдә тулылыгы һәм дөреслеге өчен җаваплылыгын үзенә алучы юк. Викины үз кылыгызга алыгыз, җитмәгән мәкаләләрне языгыз! Татар телле белем дөньясын үзләштерү, куллану, баету һәм ныгытуга өлешегез өчен рәхмәтләр явып торсын үзегезгә. |
башлау | тәмамлау | исем | тасвирлама | туу датасы | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1940 | Мөхетдин Корбангалиев | 1873-10-26 1873-11-07 |
1941-06-03 | ||
2006 1988 |
2024 1996 |
Ким Миңнуллин | 1959-01-04 | ||
1962 | 1965 | Тәлгать Галиуллин | татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме | 1938-07-22 | |
1974 | 1991 | Әнвәр Хәйри | 1947 | 2014-07-20 | |
Нәҗип Исмәгыйлев | 1948-07-30 | ||||
2015 | 2018 | Рөстәм Галиуллин | 1987-11-26 | ||
1981 | 1996 | Дамир Исхаков | 1951-12-11 1952 |
||
Наҗия Борһанова | 1924-11-12 | 2001 | |||
Фуат Вәлиев | 1921-05-15 | 1984-10-11 | |||
1976 | 2004 | Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова | 1952-01-02 | ||
1984 | 2007 | Геннадий Макаров | татар фольклорчысы, музыка белгече | 1952-03-21 | |
1990 | 1997 | Радик Салихов | 1965-04-10 | ||
Рауза Солтанова | 1958-09-15 | ||||
Айсылу Башкурова-Садыйкова | филолог, публицист, фольклорчы, филология фәннәре докторы | 1946-04-27 | |||
Рәмиев Зөфәр Зәйни улы | әдәбият галиме, текстолог | 1938-07-25 | |||
Александр Григорьев | 1903 | 1948 | |||
Динә Вәлиева | 1936-04-14 | ||||
1979 | 1996 | Әлфия Галләмова | 1955-11-09 | ||
Назыйм Ханзафаров | 1937-09-12 | 2023-12-31 | |||
1963 | 1997 | Пётр Старостин | 1936-07-24 | 2012-07-03 | |
1974 | Рөстәм Габәшев | 1941-05-10 | 2010-01-02 | ||
2024-07-03 | Илгиз Халиков | тел белеме галиме, ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе | 1983-08-27 | ||
1981 | 1991 | Рәсимә Шәмсетдинова | укытучы, мөгаллим | 1954-12-15 | |
1977 | Әнисә Алиева | галимә, текстолог | 1952-09-29 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 http://tuganaylar.ru/images/uploads/ckeditor/pdf/5e8c4408394a1_%D0%BC%D1%83%D1%85%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%B4%D0%B5%D0%B5%D0%B2%D0%B0.pdf
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ Рәмис Латыйпов (28.02.2017). Татарстандагы кебек телләрне саклау программалары БДБ илләрендә дә юк - Ким Миңнуллин. Татар-информ. әлеге чыганактан 2017-02-28 архивланды. 2017 елның 28 февраль көне тикшерелгән.
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазифасыннан китә. Татар-информ, 28.06.2024
- ↑ Новым директором Института языка, литературы и искусства стал Ильгиз Халиков. Татар-информ, 3.07.2024