Габделрахман (Әстерхан ханы)
Внешний вид
(Габдрахман (Әстерхан ханы) битеннән юнәлтелде)
Габделрахман | |
---|---|
Әстерхан ханы | |
Вазыйфада 1533 ел – 1537 ел | |
Аңа кадәр | Аккүбәк |
Дәвамчысы | Дәрвишгали |
Әстерхан ханы | |
Вазыйфада 1539 ел – 1545 ел | |
Аңа кадәр | Дәрвишгали |
Дәвамчысы | Аккүбәк |
Туган | төгәл билгеле түгел |
Үлгән | 1545 елдан соң |
Әти | Габделкәрим |
Габдрахман (?—1545 елдан соң үлгән) – Әстерхан ханы (1533—37, 1539—45), Габделкәримнең бердәнбер улы.
1533 елда нугайлар гаскәре ярдәмендә Аккүбәк ханны төшереп тәхеткә утыра. Нугай Урдасына бәйле сәясәт алып бара. 1537 елда нугайлар Әстерхан тәхетенә Дәрвишгалине утырталар. 1539 елда Габделрахман хан кабат Әстерхан тәхетен яулап ала. 1545 тә тәхетне нугай морзалары көчләренә таянган Аккүбәк били. Габделрахман ханның шуннан соңгы язмышы билгесез.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сафаргалиев М.Г. Заметки об Астраханском ханстве // Сборник статей преподавателей Мордовского государственногопедагогик университета. Саранск, 1952; Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XV – XVI вв. М., 1984.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010 2016 елның 6 март көнендә архивланган.