Аһәң
Внешний вид
Аһәң (фар. آهنگ, аһәң[1]) — татар телендә яңгыраш, тон, ләззәтле кичереш мәгънәсендә кулланыла торган сүз.
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гарәп-фарсы шигъриятенә көйләп уку алымы хас булуында чагылган бу культурадагы музыка һәм шигъриятнең үтә тыгыз бәйләнеше аһәң сүзенә берьюлы музыка һәм шигърият дөньясында мөһим урын алырга мөмкинлек бирә. Сүз фарсы телендәге آهنگ сүзеннән гыйбарәт һәм музыка, шигърияткә карата кулланыла. Музыкаль даирәдә тон, көй, җыр, гармония сүзләрнең синонимы булып тора. Мәсәлән, композитор сүзе фарсы теленә аһәңсаз буларак тәрҗемә ителә[2].
Бу җәһәттән, берьюлы башкарылган иҗат процессларын — шигырь өчен көйдән тыш темп һәм ритмны эзләү, аваз һәм сүзләрне үзе бер гармониягә таянып төзүне — аһәң сүзе белән тасвирлыйлар[3].
Сәнгатьтә чагылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тукай аһәңнәре (вокаль-симфоник поэма) — Алмаз Монасыйпов тарафыннан иҗат ителгән әсәр. В.Р.Дулат Галиев ассызыклаганча, әсәрнең рус тәрҗемәсе (рус. В ритмах Тукая) таләп ителгән мәгънәләргә тулысынча туры килми[4].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- اهنﮒ. 2020-06-30 тикшерелгән.
- В.Р.Дулат-Алеев. [2]. — Москва, 1999. — Б. 263. — 297 б.
- Җәлилова Г.И. сайты: әдәбияттан эш дәфтәре. 2020-06-30 тикшерелгән.
- Хушлашу сүзе (2012-11-26). 2020-06-30 тикшерелгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ اهنﮒ. 2020-06-30 тикшерелгән.
- ↑ Хушлашу сүзе (2012-11-26). 2020-06-30 тикшерелгән.
- ↑ Җәлилова Г.И. сайты: әдәбияттан эш дәфтәре. 2020-06-30 тикшерелгән.
- ↑ В.Р.Дулат-Алеев. [1]. — Москва, 1999. — Б. 263. — 297 б.