Якын Көнчыгыш
Якын Көнчыгыш (гарәп. شرق أدنى, фар. خاور نزدیک, төр. Yakın Doğu, урд. مشرق قریب) — Көнбатыш Азиядә, Урта диңгезнең көнчыгыш ярларында урнашкан регион. Бу исем аңа Аурупалылар тарафыннан иң якын көнчыгыш регион булганга күрә бирелә. Төп халыкны гарәпләр, фарсылар, төрекләр, яһүдләр тәшкил итә. Күпчелек мөселманнар.