Samsung
Samsung | |
Тармак | конгломерат[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1938 |
Исем | 三星 그룹, 삼성 그룹 һәм Samsung Group |
Маккьюн — Райшауэр романизациясе | Samsŏng |
Корея теленең яңа романизациясе | Samseong |
Нигезләүче | Ли Бён Чхоль[d] |
Дәүләт | Көньяк Корея[1] |
Оештыру-хокук формасы | шәхси ширкать[d] һәм гаммәви ширкәт |
Гомуми керем | 208 500 000 000 $ |
Саф керем | 37 100 000 000 $ |
Операцион керем | 6 700 000 000 $ |
Барлыкка килгән урыны | Сувон |
Моның хуҗасы | Samsung[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Samsung Town[d], Сочхо[d], Сеул, Көньяк Корея |
Биржа | Корейская биржа[d] |
Хезмәткәрләр саны | 590 000 (2014) |
Җитештерә | электроника, бытовая техника[d], көймәтөзүчелек[d], финанслар[d], химия, күңел ачу[d], кесә телефоны, кием, автомобиль, электр җиһаз[d], электронный компонент[d], медицинское оборудование[d], DRAM[d], фләш-хәтер[d], сетевое оборудование[d] һәм авиастроение[d] |
Рәсми веб-сайт | samsung.com |
Alexa урыны | 339[2] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 6 790 000 ± 9999[3] |
Рәсми кибет URL-ы | shop.samsung.com/au/(ингл.) һәм samsung.com/tw(кыт.) |
Samsung Викиҗыентыкта |
Samsung Group («Самсунг Груп», кор. 삼성그룹) — 1938 елда нигез салынган Көньяк Корея компанияләре төркеме, иң зур чебольларның берсе. Дөнья базарында югары технологияле компонентлар, шул исәптән интеграль микросхемалар, телекоммуникацион җайланмалар, көнкүреш техникасы, аудио һәм видео җайланмалар җитештерүче буларак билгеле.
Корей телендә «Самсунг» (кор. 삼성?, 三星?) сүзе «өч йолдыз» дигәнне аңлата.
Компания тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 елларда Кореяда эшмәкәр Ли Бён Чхоль дөге оны җитештерү буенча үз эшен ача. Тэгу шәһәрендәге кечкенә генә склад Samsung компаниясенең зур тарихына әверелә. Бу вакытта Корея Япония колониясе була. 1938 елда Ли Бёнга Кореядән Кытайга һәм Маньчжуриягә экспорт өчен беренче бәйсез канал булдыра ала. Дөге, шикәр һәм киптерелгән балык кебек азык-төлек продуктларын тәэмин итүнең актив үсеше Samsung Trading Company сәүдә маркасын рәсми рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Корея сугышы бу бизнеска чик куя. Складлар һәм компаниянең төп заводлары талап чыгыла һәм яндырып бетерелә.
Корея сугышыннан соң Көньяк Кореяның яңа президенты генерал Пак Чон Хи сәнәгать һәм икътисад реформаларын башлый. Икътисадның сәнәгать секторын үстерү программасы эшләнә. Корея реформаторлары тотрыклы икътисад эре концерннарга таянырга тиеш дигән нәтиҗә ясаганнар, шуңа күрә иң күренекле Корея эшмәкәрләренә хөкүмәт кредитлары бирелгән. Шулай итеп, 30 эре компания (чеболь) булдырыла. Алар арасында, Samsung[4] тан тыш, Daewoo, Hyundai, Goldstar (LG) һәм башкалар була. Һәр чебольның үз юнәлеше булган: Daewoo — автомобильләр җитештерү, Goldstar — көнкүреш техникасы, Samsung — электроника.
Структура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Электрон сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төркем сатуларының 70% тан артыгы электроника өлкәсенә туры килә[5].
Әлеге бүлекчә компанияләре:
- Samsung Electronics
- Samsung SDI
- Samsung Electro-Mechanics
- Samsung SDS
- Samsung Networks
Бүлекчәләр каты дисклар (HDD), оператив хәтер, SRAM, сыек кристалл мониторлар, кәрәзле телефоннар, ноутбуклар, принтерлар һ. б. җитештерү белән шөгыльләнә.
Химия сәнәгате
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Химия сәнәгате бүлекчәсе структурасы дүрт оешманы үз эченә ала:
- Samsung Total Petrochemicals
- Samsung Petrochemicals
- Samsung Fine Chemicals
- Samsung BP Chemicals
Тармак концернга елга 5 миллиард долларга якын табыш китерә. Нефть химиясе комплексы Дусанда (Көньяк Корея) урнашкан 15 заводтан тора, алар көнкүреш химиясен, гомуми куллану химиясен җитештерә, төп химикатлар: полиэтилен, полипропилен, мономер стирола, параксилол, LPG.
Җитештерү экологик җитештерү өлкәсендә ISO стандартларына туры килә[6].
Авыр сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыр сәнәгать өлкәсендә концернның ике бүлекчәсе эшли:
- Samsung Heavy Industries
- Samsung Techwin
Бүлекчә якынча концернның 10% табышын китерә[7], чөнки нигездә Көньяк Кореянең эчке базарына эшли[8]. Бу бүлекчә эшчәнлегенең төп өлкәләре арасында: коралларның яңа төрләрен эшләү, шулай ук нефть, газ үткәргечләр, танкерлар төзү[9][10].
Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төзелеш белән концернның бер компаниясе шөгыльләнә:
- Samsung Engineering
Тармак концернга елга 2 миллиард долларга якын табыш китерә. Бүлекчә, нигездә, бөтен дөнья буенча Samsung Group өчен офислар һәм заводлар төзү белән шөгыльләнә. Компания тарафыннан эшләнгән һәм проектланган корылмалар арасында — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Бурдж-Хәлифә, Тайваньда Тайбэй 101, Санкт-Петербургта «Лахта-центр»[11].
-
Малайзиядә игезәк манаралар
-
Тайваньда Тайбэй 101.
Финанс секторы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Конгломератның финанс секторына алты компания керә:
- Samsung Life Insurance
- Samsung Fire & Marine Insurance
- Samsung Card
- Samsung Securities
- Samsung Investment Trust Management
- Samsung Venture Investment
Тармак концернга елга 42 миллиард долларга якын табыш китерә. Шул ук вакытта ул, нигездә, Көньяк Корея территориясендә эшли һәм концернның үзенә финанс ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Fortune журналы мәгълүматлары буенча, компания бөтен дөнья иминият компанияләре арасында 18 нче урында урнашкан[12].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Global Research Identifier Database — 2015.
- ↑ Alexa Internet — 1996.
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
- ↑ Син Хён Хвак Южная Корея: нелегкий путь к процветанию // Проблемы Дальнего Востока. — № 5.
- ↑ Samsung Group annual 2006. әлеге чыганактан 2007-10-16 архивланды.
- ↑ Официальны сайт Samsung Total Petrochemicals. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 2008-11-18 тикшерелгән.
- ↑ Samsung Group annual 2006. әлеге чыганактан 2007-10-16 архивланды.
- ↑ Официальный сайт Samsung Techwin. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды.
- ↑ Энциклопедический фонд России. әлеге чыганактан 2007-11-12 архивланды.
- ↑ Прайм ТАСС. әлеге чыганактан 2009-09-01 архивланды. 2008-12-07 тикшерелгән.
- ↑ «Газпром» определился со списком подрядчиков для «Лахта центра». әлеге чыганактан 2014-10-23 архивланды.
- ↑ Официальный сайт Samsung Life Insurance. әлеге чыганактан 2009-09-05 архивланды.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- samsung.ru — Samsung Россияның рәсми сайты
- Samsung — Лентапедиядә мәкалә. 2012 ел.
- Samsung Mobile. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды.