Эчтәлеккә күчү

Халыкара студентлар көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара студентлар көне latin yazuında])

Халыкара студентлар көне — 17 ноябрьда билгеләнүче халыкара студентлар солидарлыгы көне.

1939 елның 28 октябрендә нацистлар яулаган Чехословакиядә Праһалы студентлар һәм укытучылар Чехословакия дәүләтенең барлыкка килүен бәйрәм итәргә демонстрацигә чыгалар. Окупантлар гаскәре демонстрацияне куып тараталар һәм медицина факультеты студенты Ян Оплеталны атып үтерәләр. Аны җирләү протест акциясенә кадәр үсә. 17 ноябрьдә фашистлар барлык студент торак йортларын әйләнешкә алалар һәм 1200ләп студентны концлагерьга җибәрәләр. 9 студент үтерелә.

Ике елдан соң Лондонда Халыкара студентлар очрашуы уза, һәм шунда үтерелгән студентлар хөрмәтенә бу көнне Халыкара студентлар көне дип куерга уйланыла.