Факиһә Тугызбаева
Факиһә Тугызбаева баш. Факиһа Туғыҙбаева | |
---|---|
Факиһә Тугызбаева | |
Тугач бирелгән исеме: | Факиһә Һади кызы Тугызбаева |
Туу датасы: | 1 гыйнвар 1950 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Бәләкәй Каңлы |
Үлем датасы: | 20 март 2021 (71 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, БР, Уфа |
Ватандашлык: | СССР→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе |
Иҗат итү еллары: | 1980―2021 |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь, поэма |
Иҗат итү теле: | башкорт |
Дебют: | «Мәк чәчкәсе» (1980) |
Премияләр: | Р. Гарипов премиясе (1992) (1995) |
Факиһә Тугызбаева, Факиһә Һади кызы Тугызбаева (баш. Факиһа Һаҙый ҡыҙы Туғыҙбаева, 1950 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Бәләкәй Каңлы ― 2021 елның 20 марты[1], РФ, БР, Уфа) – язучы. Р. Гарипов (1992), С. Юлаев (1995) премияләре лауреаты. РФ (2000), БР (1992) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР мәгариф отличнигы (1999). Башкортстанның халык шагыйре (2014). 1981 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елның 1 гыйнварында БАССР Бүздәк районы Бәләкәй Каңлы[2] авылында туган. Урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1972) тәмамлаган. «Башкортстан пионеры» газетасында (1972), «Пионер» журналында (1979-1987) эшли. «Акбүзат» журналын оештыручы һәм баш мөхәррире (1990-2010)[3].
2021 елның 20 мартында Уфада авырудан соң 71 яшендә вафат[4].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балалар өчен язылган әсәрләре белән әдәбиятка килеп керә. Беренче китабы — «Мәк чәчкәсе» (1980). «Шакмаклы дәфтәр» (1981), «Яңа күлмәк» (1983), «Әкиятләр һәм хикәяләр», «Болында уйный чәчкәләр» (1995) исемле китаплары чыга. Факиһә Тугызбаеваның лирик, фәлсәфи шигырьләре, поэмаларына ватандарлык рухы, хис нечкәлеге хас: «Күз карасы» (1984), «Йолдыз ачам» (1987), «Сәгать моңы» (1991), «Фатихамны бирәм сиңа» (1994), «Ялан чәчкәләре» (1995), «Минем кошым Һомай» (2000). «Тәүбә» поэмасы (1993) Шәехзадә Бабичка багышланган. Рус телендә «Хлеб да соль» (1989), «Камень счастья» (1998) исемле китаплары бар[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстанның халык шагыйре (2014)[6]
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2000)
- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
- БР мәгариф отличнигы (1999).
- Р. Гарипов исемендәге әдәби премия (1992) — «Сәгать моңы» (1991) китабы өчен.
- С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (1995) — «Фатихамны бирәм сиңа» (1994) китабы өчен.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2021 елның 23 декабрендә Уфаның Революция урамында, 1977―2021 елларда язучы яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган [7].
- 2024 ― Бүздәк районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Каңлы-Төркәй авылы модельле китапханә-филиалына исеме бирелгән[8].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- башка чыганаклар
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- Күгәрчен районы китапханәсе(рус.)
- БР әдәби картасы(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ В Уфе ушла из жизни народный поэт Башкортостана Факия Тугузбаева. ИА Башинформ, 20.03.2021(рус.)
- ↑ Бәләкәй Каңлы авылы хәзер юк
- ↑ БР мәдәни дөньясы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-12-05
- ↑ Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаева вафат. Азатлык радиосы, 20.03.2021
- ↑ Уфа-гид сайтында
- ↑ 14 нче халык шагыйре исеме билгеле булды
- ↑ Уфада Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаевага мемориаль тактаташ ачылды. Башинформ МА, 23.12.2021(рус.)(башк.)
- ↑ Роман Якимчук. Трем библиотекам Башкирии присвоены имена выдающихся деятелей культуры. ИА «Башинформ», 16.01.2024(рус.)
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бүздәк районында туганнар
- 20 март көнне вафатлар
- 2021 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Журналистлар
- Рәми Гарипов премиясе лауреатлары
- Башкортстан халык шагыйрьләре