Огюст Беернарт
Огюст Беернарт | |
---|---|
Туган телдә исем | Огюст Мари Франсуа Беернарт нид. Auguste Marie Francois Beernaert |
Туган | 26 июнь 1829 Остенде Бельгия |
Үлгән | 6 октябрь 1912 (83 яшь) Люцерн, Швейцария |
Күмү урыны | Ватермаль-Буафор[d][1] |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Һайделберг үнивирситите[d] һәм История Лёвенского университета до разделения[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бельгия католик фиркасе[d] |
Җефет | Матильда Вильгельмина Мария Борель |
Кардәшләр | Эфросин Бирнаер[d][2][3] |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
Огюст Мари Франсуа Беернарт (нид. Auguste Marie Francois Beernaert; 26 июнь 1829 ел Остенде Бельгия – 6 октябрь 1912 ел Люцерн, Швейцария) – бельгияле сәясәтче, 1884-1894 елларда Бельгия премьер-министры, 1909 елда Поль д’Этурнель де Констан белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беернарт Остенд каласында бай фламанд католигы гаиләсендә, 1829 елның 26 июнендә туа. Аның әтисе дәүләт җыемнары департаментында эшләгән була. Огюстның тууыннан соң озакламый, ул Намюрга күчерелә һәм анда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе була. Огюст һәм аның сеңлесе хезмәтчеләр белән тулы йортта үсәләр. Намюрның иҗтимагый мәктәпләре университетка керерлек белем биргәнгә, Огюст аерым укытучылардан дәрес ала, шулай ук аның белем алуына әнисе дә зур өлеш кертә. Әнисе ярдәмендә, яшь Беернарт белемнәргә, хезмәткә һәм тырышлыкка бәйлелек тудыра. 1846 елда ул университетка укырга керә һәм биш елдан соң хокук докторы дәрәҗәсен ала. Ике ел буена Огюст Франция һәм Алмания университетларында йөреп, хокук өйрәтү системасын өйрәнә. Үзенең нәтиҗәләрен ул « Франция һәм Алмания университетларында хокук өйрәнүнең хәле» дигән докладында ачып бирә. Ул доклад Бельгия эчке эшләр министрына да күрсәтелә (1853 ел) һәм Беернарга күпмедер күләмдә атаклы булуны китерә.
Беернарт Бельгиянең 1899 һәм 1907 елгы Һаага конвенцияләренә кул куйганда вәкиле була. Даими арбитраж мәхкәмәсендә эшчәнлеге өчен, ул 1909 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. (Поль д'Этурнель де Констан белән бергә).
Огюст Беернарт 1912 елның 6 октябрендә, Люцернда үпкә ялкынсынуыннан вафат була.
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://n-t.ru/nl/mr/beernaert.htm 2011 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.
1901–1925 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
|
---|---|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) | |
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
Бу — сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
- 26 июнь көнне туганнар
- 1829 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Остендеда туганнар
- 6 октябрь көнне вафатлар
- 1912 елда вафатлар
- Люцернда вафатлар
- Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары
- Бельгия премьер-министрлары
- Бельгия тышкы эшләр министрлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Бельгиядән Нобель премиясе лауреатлары
- Сәясәт эшлеклеләре турында тәмамланмаган мәкаләләр
- Сәясәтчеләр