Күктерәү
Күктерәү (ингл. skyscraper сүзеннән калька) яки күктишәр[1][2], күксөзәр[3][4] — бик биек бина. Күктерәү — кеше эшчәнлеге өчен төзелгән бина булып тора.
Күктерәүнең минималь биеклеге бүген дә бәхәс булып тора. АКШ һәм Аурупада аның минимал биеклеге 150 м яки 500 фут[5].
300 метрдан биек күктерәүләр- үтә күктерәүләр дип аталалар.[6].
Күктерәү биеклеген исәпләгәндә теле- һәм радиоманаралар озынлыгы монда керми.
Бина биеклеген үлчәүдәге өч критерий:
- бинаның конструктив биеклеге.
- соңгы катка кадәр.
- антенна (һ.б.) очына кадәр.
Төп критерий булып - 1нчесе тора.
19 гасырга кадәр биек биналар сирәк төзелгән.
2011 елның октябренә җирдә 150 метрдан биек 2490 күктерәү исәпләнә.[7]
Беренче күктерәү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң беренче күктерәү булып 1885 елда төзелгән Чикагодагы The Home Insurance Building күктерәве санала. Ул 1931 елга кадәр яши. Башта ул 42 метрлы вә 10 катлы булып төзелә, ә 1891 елда тагын ике кат өстәлә (биеклеге 55 метрга җитә). Проект авторы- Уильям Ле Барон Дженни. Ул бина төзүдә беренче булып каркаслар куллана.
Җирдәге иң биек 7 күктерәү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исеме | Кала | Биеклеге, м | Катлар | Төзү елы |
---|---|---|---|---|
Бурдж Халифа | Дөбәй | 828 | 163 | 2009 |
Тайбэй 101 | Тайбэй | 508 | 101 | 2005 |
Шаңхай бөтендөнья сәүдә үзәге | Шаңхай | 492 | 101 | 2008 |
Петронас-1 | Куала-Лумпур | 452 | 88 | 1997 |
Петронас-2 | Куала-Лумпур | 452 | 88 | 1997 |
Наньцзин Гринлэнд Финанс үзәге | Нанкин | 450 | 66 | 2009 |
Уиллис-Тауэр (элеккеге Сирс-Тауэр) | Чикаго | 442 | 110 | 1973 |
Кыйтгалар буенча иң биек күктерәүләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Континент | Исеме | Кала | Биеклеге, м | Катлар | Төзү елы | |
Австралия һәм Океания | Q1 | Голд-Кост | 323 | 78 | 2005 | |
Азия | Дөбәй манарасы | Дөбәй | 828 | 163 | 2009 | |
Африка | Карлтон Сентр Офис Тауэр(ингл.)тат. | Йоханнесбург | 223 | 50 | 1973 | |
Аурупа | Башкалалар шәһәре | Мәскәү | 302 | 73 | 2009 | |
Төньяк Америка | Уиллис-Тауэр (элеккеге Сирс-Тауэр) | Чикаго | 443,2[8] | 110 | 1973 | |
Көньяк Америка | Парке Сентраль Торре Эсте(ингл.)тат. | Каракас | 225 | 56 | 1979 |
Тарихи иң биек күктерәүләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исеме | Төзү елы | Кала | Статусы | Биеклеге (м) | катлары | |
Хоум-иншуранс-билдинг | 1885 | Чикаго | 1931 елда җимерелә | 55 | 12 | |
Уорлд билдинг | 1890 | Нью-Йорк | 1955 елда җимерелә | 94 | 20 | |
Мәнһәттен Лайф иншуренс билдинг(ингл.)тат. | 1894 | Нью-Йорк | 1930 елда җимерелә | 106 | 18 | |
Парк Роу билдинг(ингл.)тат. | 1899 | Нью-Йорк | әле дә бар | 119 | 30 | |
Зингер билдинг(ингл.)тат. | 1908 | Нью-Йорк | 1968 елда җимерелә | 187 | 47 | |
Метрополитан Лайф Тауэр | 1909 | Нью-Йорк | әле дә бар | 213 | 50 | |
Вулворт билдинг | 1913 | Нью-Йорк | әле дә бар | 241 | 60 | |
Трамп билдинг | 1930 | Нью-Йорк | әле дә бар | 283 | 71 | |
Крайслер билдинг | 1930 | Нью-Йорк | әле дә бар | 319 | 77 | |
Эмпайр Стейт билдинг | 1931 | Нью-Йорк | әле дә бар | 381,3 | 102 | |
Бөтендөнья сәүдә үзәге (1нче манара) | 1972 | Нью-Йорк | 2001 елда җимерелә | 417 | 110 | |
Сирс-Тауэр (хәзер Уиллис-тауэр) | 1973 | Чикаго | существует | 443,2 | 110 | |
Петронас-Тауэрс | 1998 | Куала-Лумпур | әле дә бар | 451,9 | 88 | |
Тайбэй 101 | 2004 | Тайбэй | әле дә бар | 508 | 101 | |
Бурдж Халифа | 2009 | Дөбәй | әле дә бар | 828 | 163 |
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Тайбэй 101
-
ВТЦ, Роттердам
-
Франкфурт
-
"Swiss Re" ("Кыяр") Лондон
-
БМО бинасы, Нью-Йорк
-
Түбән Манхэттэн, Нью-Йорк
-
Төнге Торонто
-
Миллениум манарасы, Вена
-
Цзинь Мао, Шаңхай
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дөньяга иң югарыдан азәрбайҗаннар караячак(үле сылтама)
- ↑ Атны урлаткач, таш сарайлар салу
- ↑ Ф.С.Сафиуллина Татар теленең лексикологиясе Казан 1999 (PDF), archived from the original (PDF) on 2015-09-29, retrieved 2015-05-30
- ↑ TRT-Tatarça: Яңa бөтeндөнья сәүдә үзәгe aчылгaн. 04.11.2014, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-05-30
- ↑ Skyscrapernews, archived from the original on 2018-10-04, retrieved 2011-11-19
- ↑ CTBUH Criteria for Defining and Measuring Tall Buildings. әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды. 2010-07-09 тикшерелгән.
- ↑ CTBU. List of all completed buildings in the world 2012 елның 11 гыйнвар көнендә архивланган. (ингл.)
- ↑ Tallest skyscrapers | Emporis.com
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Kingdom Tower - Иң биек күктерәү 2012 елның 3 сентябрь көнендә архивланган.
- Биек мода 2008 елның 20 февраль көнендә архивланган. «Новые известия» 15.02.2007
- Skyscraperpage — Дөнья күктерәүләре
- Күктерәүләр төзелеше(ингл.)
- Биек биналар базасы 2011 елның 6 август көнендә архивланган.(ингл.)
- күктерәүләр виртуал музее(ингл.)
- Биек биналар һәм калалар советы(ингл.)
- Мәскәү биналары фотолары(рус.)