Кошчылык
Внешний вид
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/66/Turkeys.jpg/282px-Turkeys.jpg)
Кошчылык:
- йорт кошларын үрчетү һәм токымнарын яхшырту буенча фәнни өлкә,
- йорт кошларын үрчетү белән шөгелләнүче авыл хуҗалыгы тармагы,
- йорт кошларын үрчетүче хуҗалык яки оешма.
Төп юнәлешләре булып йомырка, ит, мамык һәм каурый җитештерү тора.
Йомырка өчен күберәк тавыклар кулланыла, шулай ук, азрак булса да быдбылдыклар. Ә ит өчен итле токымлы тавыклар, үрдәкләр, күркәләр, казлар кулланыла.