Вольт
Вольт (билгесе: В, V) — үлчәү системасында электрик көчәнеш үлчәү берәмлеге. Вольт - СИ системасында электрик потенциал, потенциаллар аермасы, электрик көчәнеше һәм электр хәрәкәткә китерүче көчне үлчәү берәмлеге. Әгәр бер ноктадан икенче ноктага 1 Кулон зурлыктагы электр корылмасын күчерү өчен аның өстеннән 1 Джоуль механик эш сарыф итәргә кирәк икән, бу ике нокта арасында потенциаллар аермасы 1 Вольтка тигез. 1 Вольт - ул 1 Ватт егәрлектә электрик чылбырда 1 Ампер зурлыктагы даими ток барлыкка китерүче көчәнешкә тигез. Берәмлек Вольт баганасын, беренче электрик батареясын уйлап чыгарган Италия физигы һәм физиологы Алессандро Вольта хөрмәтенә аталган. 1 В = (1/300) СГСЭ потенциал берәмлеге.
Билгеләмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вольт (В, V) үткәргеч очларында шушы үткәргеч аша 1 ампер зурлыктагы даими ток үткәндә 1 Ватт егәрлекле җылылык чыгару өчен кирәк булган көчәнеш, яки электростатик кырның ике ноктасы арасында, шул аерманы үткәндә, 1 Кулон зурлыктагы корылма өстеннән 1 Джоуль зурлыктагы механик эш ясалганда потенциаллар аермасына тигез. СИ системасының төп берәмлекләре нигезендә күрсәтелгән Вольт м² • кг • с−3 • A−1 га тигез
Джозефсон эффекты нигезендә билгеләмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990-нчы елдан бирле Вольтның стационар булмаган Джозефсон эффектын куллану ярдәмендә үлчәү стандартка кертелгән, бу методта эталонга бәйләнү өчен 18-нче Үлчәүләр буенча генераль конференция тарафыннан билгелән Джозефсон константасы кулланыла:
Бу метод ярдәмендә Вольт зурлыгы Цезий сәгате билгеләгән ешлык эталоны белән билгеле бер рәвештә тәңгәл китерелә: берничә мең Джозефсон узуларыннан торган матрицага, 10-нан алып 80 ГГц-ка кадәрге микродулкыннар белән нурландыргач, билгеле бер электр көчәнеше барлыкка килә, шул көчәнеш белән вольтметрлар калибрлана. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу метод установканың (корылманың) конкрет реализациясенә сиземле түгел һәм төзәтү коэффициентлары кертү кирәк түгел.
Көчәнешләр шкаласы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нейрон мембранасында потенциаллар аермасы— 70 мВ.
- NiCd аккумулятор — 1.2 В. (булырга мөмкин)
- Селтеле элемент — 1.5 В. (булырга мөмкин)
- Литий-тимер-фосфат аккумуляторы (LiFePO4) — 3.3 В. (булырга мөмкин)
- «Крона» батареясы — 9 В.
- Автомобиль аккумуляторы — 12 В (авыр йөк машиналары өчен — 24 В).
- Көнкүреш электр челтәре көчәнеше — 127 яки 220 В (уртача квадратик зурлыгы).
- Фабрика, заводларда көчәнеш - 380 В. (булырга мөмкин)
- Трамвай, троллейбус контакт челтәрендә көчәнеш — 600 В.
- Электрлаштырылган тимер юллар — 3 кВ (даими ток), 25 кВ (алмаш ток).
- Магистраль электр тапшыру линиясе (линия электропередачи, ЛЭП) — 110 кВ, 220 кВ.
- (Экибастуз-Кокчетав электр тапшыру линисендә максималь көчәнеш) — 1.15 МВ.
- Лабораториядә пеллетронда алынган иң югары даими көчәнеш — 25 МВ.
- Яшен — 100 МВ–тан башлап зуррак дәрәҗәләргә таба.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вольт үлчәү берәмлеге 1861 елда Томсон, Уильям (лорд Кельвин) нигез салган электрик эталоннар комитеты тарафыннан кертелгән. Аны тәкъдим итү инженер физикасыныж агымдагы ихтыяҗларына бәйле булган. 1898 елның 1 июнендә Германиянең импер законы белән 1 Вольт законлы электр хәрәкәткә китерү көче (электродвижущая сила, ЭДС) үлчәү берәмлеге буларак кабул ителә, ул каршылыгы 1 Ом булган үткәргечтә 1 Ампер зурлыктагы электр тогы барлыкка китерүче электр хәрәкәткә китерү көченә (ЭДС) тигез. Соңыннан 1 Вольт гадәттә энергия берәмлеге Джоуль һәм электр корылмасы берәмлеге Кулон ярдәмендә билгеләнгән.
Өлешле һәм мәртәбәле берәмлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уннарча мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала.
Мәртәбәле: | Билгеләмәсе: | Өлешле: | Билгеләмәсе: |
---|---|---|---|
101 (дека) | даВ / daV | 10−1 (деци) | дВ / dV |
102 (гекто) | гВ / hV | 10−2 (санти) | cВ / cV |
103 кило | кВ / kV | 10−3 милли | мВ / mV |
106 мега | МВ / МV | 10−6 микро | мкВ / μV |
109 гига | ГВ / GV | 10−9 нано | нВ / nV |
1012 тера | ТВ / ТV | 10−12 пико | пВ / pV |
1015 пета | ПВ / PV | 10−15 фемто | фВ / fV |
1018 экса | ЭВ / EV | 10−18 атто | aВ / aV |
1021 зетта | ЗВ / ZV | 10−21 зепто | зВ / zV |
1024 йотта | ИВ / YV | 10−24 йокто | иВ / yV |
Искәрмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дека-, гекто-, деци-, сантивольт үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми. Моның урынына уннарча, йөзләрчә, уннан бер, йөздән бер Вольт үлчәү берәмлеген кулланырга киңәш ителә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Технология» порталы |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Электроника» порталы |
Төп берәмлекләр | Ампер • Кандела • Кельвин • Килограмм • Метр • Моль • Секунд | |
---|---|---|
Чыгарылма берәмлекләр | Беккерель • Ватт • Вебер • Вольт • Градус Цельсия • Грей • Джоуль • Зиверт • Катал • Кулон • Люкс • Люмен • Ньютон • Ньютон-метр • Ом • Паскаль • Радиан • Сименс • Стерадиан • Тесла • Фарад • Һенри • Һерц | |
СИ белән бергә кулланыла торган |
Аңстрөм • Астрономик берәмлек • Һектар • Дуга градусы (Дуга минуты, Дуга секунды) • Дальтон (Массаның атом берәмлеге) • Децибел • Литр • Непер • Тәүлек (Сәгать, Минут) • Тонна • Электронвольт Берәмлекләрнең атом системасы • Берәмлекләрнең табигый системасы | |
Моны да карагыз | СИ алкушымчалары • Физик берәмлекләр системасы • Берәмлекләрне икенче берәмлекләр аша күрсәтү • СИнең яңа билгеләмәләре • Метрик системасы тарихы | |
Төркем:СИ |