Бөтендөнья тынычлык көне
Внешний вид
«Бөтендөнья тынычлык көне» (ингл. World Day of Peace) — һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнә торган халыкара хәтер көне.
Бу көнне Икенче дөнья сугышына китерүче Вермахтның Польша кампаниясе башлана.
Истәлекле көн вакытында Ходай тәгаләдән бөтен сугышларны туктатырга һәм Җир шарына тынычлык иңдерергә сорыйлар.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 23 август 1939 — Молотов һәм Риббентроп килешүе һәм серле беркетмәсе имзалана (аның чикләрендә кылынган гамәлләр очракларында Өченче рейх гаскәре һәм Кызыл гаскәр бер-берсенә каршы килмәскә тиеш була). Кайбер тарихчылар моның Икенче дөнья сугышына китергән төп этәргеч көч булуын ассызыклый.[1]
- 25 август 1939 — Бөекбритания һәм Польша арасында хәрби альянс имзалана.
- 1 сентябрь 1939 — Вермахтның Польша кампаниясе башлана (1934 елгы Алмания һәм Польша арасында көч кулланмау килешүе инкяр ителә).
- 3 сентябрь 1939 — Бөекбритания һәм Франция Өченче рейхка сугыш игълан итә (1938 елгы Мюнхен килешүе инкяр ителә).