Әзербайҗан
Әзербайҗан (рәсми исем Әзербайҗан Республикасы яки Әзербайҗан җөмһүрияте, әзери. Azərbaycan Respublikası, آذربایجان جمهوریتی) — Кавказ арты регионының көнчыгыш өлешендә, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан дәүләт.
Төньякта Россия (Дагстан) һәм Гөрҗистан (Квемо-Картли һәм Кахети) белән, көнбатышта Әрмәнстан һәм көньякта Иран белән чиктәш. Әзербайҗанның эксклавы булган Нахчыван Автономияле Республикасы төньякта Әрмәнстан, көньякта Иран һәм көнбатышта Төркия белән чиктәш.
Әзербайҗан территориясенең бер өлеше танылмаган Таулы Карабаг Республикасы, бер өлеше (Кәрки, Бархударлы, Югары Әскипара) Әрмәнстан контроле астында. Үз чиратында Әзербайҗан Әрмәнстан территориясендәге Арцвашен эксклавын контроль астында тота.
Мәгълүматны тикшерергә кирәк. Бирелгән фактларның төгәллеген һәм мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә кирәк.
|
Башкаласы — Бакы шәһәре.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чиктәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Як | Ил |
---|---|
Төньяк | Гөрҗистан, Россия |
Көнчыгыш | Каспий диңгезе |
Көньяк | Иран |
Көнбатыш | Әрмәнстан, Төркия |
Әзербайҗан төньяктан Кавказ таулары белән читләнгән. Әзербайҗанның төп өлеше Зур Кавказ һәм Кече Кавказ таулары көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Көньякта Урта Аракс түбәнлеге һәм аның көньяк тармагы бар, көньяк-көнбатышта исә Талыш таулары урнашканнар.Каспий диңгезенең ярлары аз ергаланган. Яр сызыгы озынлыгы якынча 800 километрны тәшкил итә. Эре ярымутраулары — Апшерон, Кура борыны, Сара; култыклары — Апшерон, Кызылагач, Бакы култыкчасы; эре утраулары — Артём, Жилой.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әзербайҗан, күбесенчә субтропик зонада булса да, анда шулай ук коры вә дымлы субтропик климатыннан алып тау тундрасы климатына кадәр булган климатны очрашырга мөмкин. Июльнең уртача температурасы — 25–27 °C, гыйнварныкы — түбәнлекләрдә 0 дан +3 °C ка кадәр, тауларда — −10 °C ка кадәр. Иң эссе температура — 40–43 °C, иң суык температура — −33 °C.
Явым-төшемнәр үтә тигезсез бүленгәннәр. Еллык явым-төшемнәр күләме — 200 дән 1800-гә кадәр мм.
Һидрография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әзербайҗан территориясы буйлап 8400 елга ага, алардан 850 елганың озынлыгы 5 км артык. 24 елганың озынлыгы 100 км артык.
Эре елгалар — Күрә (Күр) вә аның төп кушылдыгы — Аракс. Якынча 250 күл бар (иң эреләр — Гаҗикабул һәм Бөекшур). Туфрагы — болын соры, тозлы, болын сазлык һ.б.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үсемлекләр дөньясы күптөрлеле — 4100 төрдән артык. Түбәнлекләрне чүл вә ярымчүл үсемлекләре, күбрәк куаклыклар, Кура-Аракс түбәнлегенең тозлы җирләрендә тозлак үләне киң таралган, тау итәкләрендәге тигезлекләрдә әрем һәм әрем-кылган үсә.
Урманнар мәйданы 1146 мең гектар. 2200–2500 м биеклекләрдә субальп вә альп болыннар бар. Хайваннар дөньясы төрле-төрле: сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, кыргый дуңгыз, нутрия, янутсыман эт, җәйран, барс, аю, кыргавыл, кәклик, каз һәм үрдәксыманнар. Каспий диңгезе вә Кура елгасы балыкларга (сөләйман, мәрсин, укбаш, кырпы балыклары) мул. Закаталы, Турианчәй, Кызылагач, Ширван һ.б. тыюлыклар бар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әзербайҗан палеолит дәвереннән кешеләр яшәве мәгълүм. Борынгы заманнарда хәзерге Әзербайҗан җирләрендә яшәгән күп кенә кабиләләр (каспийлар, кадусыйлар, албаннар) тарихи үсеш процессында кабилә иттифакларына берләшеп, соңрак беренче дәүләт берәмлекләргә нигез булганнар. Безнең эрага кадәр IX гасырында Мана патшалыгы, ә б.э.к. VII гасырның азагында Мидия дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. VI гасырында хакимият Ахәменидләр кулына күчте. Бу дәүләтне Искәндәр Зөлкарнәйн чирүе тар-мар иткәч, Атропатена дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. III–II гасырларда хәзерге Азәрбайҗан җирләре Кавказ Албаниясе исеме астында мәгълүм булганнар.
Урта гасырлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]VIII гасыр башында Әзербайҗан Гарәп хәлифлеге кулына күчте, ислам дине тарала башлады. XI гасырның уртасында Әзербайҗанга сәлҗүкләр басып керә. 12 гасырда Бөек Сәлҗук дәүләте үз көчен югалткан, Илдегезидләр дәүләте барлыкка килгән. XIII гасырның башында ул Харәзмшаһлар тарафыннан юк ителгән. Якынча шул ук вакытта, Әзербайҗанга монголлар, XIV гасырның азагында Әмир Тимер гаскәрләре басып кергәннәр. XIV–XV гасырларда Ширваншаһлар патшалыгы көчәйде. Кара куюнлылар вә Ак куюнлылар дәүләтләре барлыкка килделәр. Сәүдә үсеш алды. Сәфәвиләр дәүләте (XVI гасыр) дәверендә халык хуҗалыгынең һәм мәдәниятенең күтерелүе булганн. Шаһ Әббас ІІ (1587–1629 елларда хакимлек иткән) Сәфәвиләр дәүләте башкаласының Ирандагы Исфаһанга күчереше нәтиҗәсендә Әзербайҗан Иранның чик өлкәсенә әверелгән.
Яңа вакыт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XVIII гасыр башында Кавказ артына ия булу өчен Госман империясе һәм Иран арасындагы көрәш көчәйде. XIX гасырда шул көрәшкә Россия империясе дә кушылган. 1805–1813 һәм 1826–1828 еллардагы Россия–Иран сугышлары нәтиҗәсендә Әзербайҗанның зур өлеше Россия составына керде. Россия белән Иран арасындагы Гөлстан шартнамәсе нигезендә билгелнгән Әзербайҗанның көньяк чикләре хәзер дә гамәлдә тора.
1917 елның ноябрьдә шура хакимияте урнаштырылган. 1918 елның Кавказ арты демократик федератив республикасы барлыкка килгән, әмма ул, милләтара каршылыклар булуы сәбәпле таркалды һәм 1918 елның 28 маенда Әзербайҗан Республикасы игълан ителде. 1920 елның 27 апрелендә Әзербайҗанга Кызыл Гаскәр өлешләре бәреп керә һәм икенче көнне Әзербайҗан Совет Социалистик Республикасы игълан ителде.
1922 елның 12 мартында Әзербайҗан Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы (ЗСФСР), соңрак, ул юкка чыгарылгач (1936), союздаш республика сыйфатында СССР составына кертелде. 1991 елның февралендә исеме Әзербайҗан Республикасы итеп үзгәртелде. 1991 елның 30 августында Әзербайҗанның Югары Шурасы дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне кабул иткән. 1988 елда Таулы Карабаг сәбәпле Әзербайҗан һәм Әрмәнстан арасында килеп чыккан низаг кораллы бәрелешләргә әйләнеп китте. 1994 елның маеннан вакытлы солых төзелә, мәсьәләне тыныч хәл итү турында бәхәсләр башланды.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Милләт | 1979 | 1989 | 1999 | 2009 | ||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Халык саны | өлеш[40] (%) |
Халык саны | өлеш[40] (%) |
Халык саны | өлеш[40] (%) |
Халык саны | өлеш[40] (%) | |
әзериләр | 4 708 800 | 78,13 | 5 805 000 | 82,68 | 7 205 500 | 90,60 | 8 172 809 | 91,60 |
ләзгиләр | 158 100 | 2,62 | 171 400 | 2,44 | 178 000 | 2,24 | 180 300 | 2,02 |
әрмәннәр | 475 500 | 7,89 | 390 500 | 5,56 | 120 700[41][42] | 1,52 | 120 306[43] | 1,35 |
руслар | 475 300 | 7,89 | 392 300 | 5,59 | 141 700 | 1,78 | 119 307 | 1,34 |
талышлар | …[44] | …[44] | 21 200 | 0,30 | 76 800 | 0,97 | 112 000 | 1,26 |
аварлар | 36 000 | 0,60 | 44 100 | 0,63 | 50 900 | 0,64 | 49 838 | 0,56 |
төрекләр | 7 900 | 0,13 | 17 700 | 0,25 | 43 400 | 0,55 | 37 975 | 0,43 |
татарлар | 31 400 | 0,52 | 28 600 | 0,41 | 30 000 | 0,38 | 25 911 | 0,29 |
татлар | 8 800 | 0,15 | 10 200 | 0,15 | 10 900 | 0,14 | 25 218 | 0,28 |
украиннар | 26 400 | 0,44 | 32 300 | 0,46 | 29 000 | 0,36 | 21 509 | 0,24 |
Барлыгы | 6 026 500 | 100,00 | 7 021 200 | 100,00 | 7 953 400 | 100,00 | 8 922 447 | 100,00 |
Татарлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азәрбайҗан җиренә татарлар XIX гасырның 1 нче яртысында килеп урнаша башлыйлар. XIX–XX гасырларда Бакы нефть-газ ятмалары сәнәгый районында эш башлангач, 1920–1930 еллардагы ЯИС, сәнәгатьләштерү һәм күмәкләштерү чорында монда Идел-Урал төбәгеннән халык күпләп килеп урнаша. Азәрбайҗанда Кавказдагы иң зур татар җәмгыяте (1989 елгы халык исәбе буенча — 28 019 кеше) барлыкка килә. Татарларның 98%ы — шәһәрләрдә, шул исәптән Бакыда 24,3 мең кеше яши. 1970-еллар ахырыннан татар халкы кими бара, 1990-еллар башында эмиграция массакүләм төс ала. Татарларны һәм Татарстанны Азәрбайҗан белән тарихи, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни һ.б. элемтәләр бәйләп тора. Борынгы татар әдәбиятына Низами Ганҗәви иҗаты, яңа чор татар шагыйрьләренә (С. Рәмиев, Н. Думави һ.б.) С. Нәсими әсәрләре сизелерлек йогынты ясый. 1906 елда Санкт-Петербургда татар һәм азәрбайҗан телләрендә «Дума» газетасы нәшер ителә. 1908 елда Кавказда Г. Кариев җитәкчелегендә составында Азәрбайҗан әртисләре, репертуарында Азәрбайҗан авторларының пьесалары да булган татар театр труппасы гәстрүлләре булып үтә. ССРБ төзелгәч, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы традицион мәдәни һәм хуҗалык-икътисади бәйләнешләр тагын да үсә. Азәрбайҗан һәм татар галимнәре уртак тырышлыгы белән гарәп язуыннан латин графикасына күчүнең төп мәсьәләләре хәл ителә, Бакының фәнни институтлары һәм югары уку йортларында атаклы татар галимнәре Г.С. Гобәйдуллин, С.А. Габдерәшитов, Х.И. Әмирханов һ.б.; М. Азизбәков исемендәге Азәрбайҗан театрында СССРның халык артисты М. Й. Даутова эшли. 1930–1938 елларда Бакыда атна саен татарча «Бакы эшчесе» газетасы нәшер ителә. 1940-елларда Азәрбайҗан Татарстанның нефть сәнәгате өчен кадрлар әзерләү үзәге була. Татарстан нефть машиналары төзү институты Азәрбайҗан нефть машиналары төзү фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институтының Казан филиалы буларак оештырыла.
Хәзерге торышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1993 тән Бакыда ТРның Азәрбайҗандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли; «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте (1990 нан), «Азәрбайҗан татар җәмгыяте» (1996дан), «Азәрбайҗан-Татарстан» татар җәмгыяте гамәлдә. Ш. Мәрҗани исемендәге Татар хәйрия фонды бар. Казанда «Азәрбайҗан» милли-мәдәни автономиясе (2000 нән) эшли.[45]
Зур шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урын | Шәһәр | Азәрбайҗанча исем | Халык саны, мең кеше | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Бакы | Bakı, Бакы | 2 181 800 | |||||||
2 | Гәнҗә | Gəncə, Гәнҹә | 324 700 | |||||||
3 | Сумкает | Sumqayıt, Сумгајыт | 294 500 | |||||||
4 | Миңгечәвер | Mingəçevir, Мингәчевир | 100 600 | |||||||
5 | Хырдалан | Xırdalan, Хырдалан | 95 200 | |||||||
6 | Ширван | Şirvan, Ширван | 77 000 | |||||||
7 | Нахчыван | Naxçıvan, Нахчыван | 76 700 | |||||||
8 | Шәке | Şəki, Шәки | 64 200 | |||||||
9 | Евлах | Yevlax, Јевлах | 59 400 | |||||||
10 | Ханкәнде (Степанакерт)[46] | Xankəndi, Ханкәнде | 53 400 | |||||||
11 | Ләнкәрән | Lənkəran, Ләнкәрән | 51 300 | |||||||
12 | Җәлилабад | Cəlilabad, Ҹәлилабад | 44 200 | |||||||
13 | Хачмаз | Xaçmaz, Хачмаз | 40 600 | |||||||
14 | Шәмкир | Şəmkir, Шәмкир | 40 000 | |||||||
15 | Агҗабәди | Ağcabədi, Ағҹабәди | 40 000 | |||||||
16 | Бәрдә | Bərdə, Бәрдә | 38 900 | |||||||
17 | Шәмахы | Şamaxı, Шамахы | 37 800 | |||||||
18 | Сальян | Salyan, Салјан | 37 200 | |||||||
19 | Гөйчәй | Göyçay, Гөјҹај | 36 300 | |||||||
20 | Имишли | İmişli, Имишли | 33 900 | |||||||
2012 ел[47] |
Идарә-җир төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Административ ягыннан Азәрбайҗан территориясе 66 районга, 12 республика карамагындагы шәһәргә һәм 1 автономияле республикага (Нахчыван Автономияле Республикасы) бүленә.
Нахчыван Автономияле Республикасы:
1. Бабәк районы |
5. Ордубад районы |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азәрбайҗан — сәнәгый-аграр дәүләт. Нефть, тимер руда, алунит чыганкалары бар; күкерт колчеданы, барит, кобальт, молибден, мышаяк һ.б. сәнәгый юл белән чыгарыла лар. Тулаем эчке продутындңа сәнәгатенең өлеше өлеше 54,2 %, авыл хуҗалыгының өлеше 26,1 %.
Сәнәгатенең төп тармаклары: нефть, газ, химия, машиналар төзү, металл эшкәртү, төзелеш материаллары һәм электр энергетикасы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатләре дә шулай ук үсеш алганнар. Нефть Апшерон ярымутравыннан, Кура-Аракс түбәнлегеннән һәм Каспий диңгезеннән чыгарыла. Нефть-газ чималы нигезендә химия һәм нефть химиясе сәнәгате минирәл ашламалар, күкерт әчелеге, каустик сода, синтетик каучык, шиннар һ. б. продуктлар эшләп чыгарылалар. Машиналар төзү ва металл эшкәртү, гомумән, нефть сәнәгате өчен машина, җайланмалар, электр двигателлар, трансформаторлар, кабель, радиоэлектрон аппаратлар, җиһазлар эшләп чыгаруга махсуслаштырылган. Авыл хуҗалыгы машиналар төзү, көймәләр төзү, азык-төлек сәнәгате өчен әсбап-җиһазларны эшләп чыгару үсеш алган (Бакы, Гәнҗә, Мингечаур, Хәнкәнди, Нахчыван, Куба).
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тимер юллар онзынлыгы — 2 мең километрдан артык, автомобиль юллары озынлыгы як. 36,7 мең км, шуларның 32 мең км каты түшәмәле. Диңгез транспортының әһәмияте зур. Төп порты булы Бакы санала. Бакы — Төрекмәнбашы диңгез борамы бар. Көймәләр йөрешле елгасы — Кура елгасы. Бакы — Батуми һәм Әли-Бәйрәмле (Ширван) — Бакы нефть үткәргече, Каратау — Акстафа, Каратау — Сумгает газүткәргечләре бар. Бакыда метрополитен төзелгән.
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азәрбайҗан — республика. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Канунбирү хакимиятне парламент (Милли мәҗлес), башкарма хакимиятне Вәзирләр Кабинеты гамәлгә ашыра.
Азәрбайҗан президентлары:
-
Аяз Мөтәлибов (30 август 1989 — 6 март 1992)
-
Әбүлфәз Илчебәй (16 июнь 1992 — 1 сентябрь 1993)
-
Һейдәр Әлиев (3 октябрь 1993 — 31 октябрь 2003)
-
Илһам Әлиев (31 октябрь 2003 — …)
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азәрбайҗан Конституциясенең 7нче статьясы нигезендә, ил дөньяви дәүләт дип игълан ителгән. 19нчы статьяда диннең дәүләттән аерылуы һәм закон каршында барлык диннәрнең тигезлеге, шулай ук дәүләт мәгариф системасының дөньяви характеры турында әйтелгән. 2010 елгы сораштыруда азәрбайҗаннарның яртысы гына: «Дин сезнең көндәлек тормышыгызның мөһим өлеше булып торамы?» — дигән сорауга уңай җавап биргән. Ислам илнең сәяси өлкәсендә чикләнгән роль уйный. Азәрбайҗан парламенты чит илдә дини белем алган затларга Азәрбайҗанда ислам йолаларын гамәлгә ашыруны, шулай ук мәчетләрдән башка урыннарда дини атрибутиканы, флагларны һәм лозунгларны күрсәтүне тыючы законнар кабул иткән. Гашура гамәлләре шулай ук тыелган. Азәрбайҗан хөкүмәте чит илләрдә барган сугышларда катнашучы азәрбайҗанлыларны гражданлыктан мәхрүм итү турында закон кабул иткән[49]. Рәсми мәгълүматлар буенча, Азәрбайҗан халкының (10 047 мең кеше) 96,90 % ы (9 735 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[50]. Азәрбайҗан мөселманнарының 85 % ы шигыйлар (җәфәрлек мәзһәбе), 15 % ы (кайбер чыганакларда: 35 — 40 % ы[51]) сөнниләр (хәнәфи мәзһәбе). Азәрбайҗан, Ираннан соң, шигый халкы саны буенча дөньяда икенче урында тора. Баку һәм Ленкорань тирәсендәге авыллар шигыйлыкның үзәге булып санала. Илнең кайбер төньяк төбәкләрендә сәләфилек хәрәкәте берникадәр таралыш алган. Ил халкының 4 % ы — башка диннәр вәкилләре (Христианлык, яһүдиләр, Һинд дине, бәһаи һ. б.), атеистлар һәм агностиклар. Хәзерге вакытта Азәрбайҗанда 2246 мәчет, 13 чиркәү һәм 7 синагога бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ https://sjp.pwn.pl/slowniki/Azerbejd%C5%BCanin.html
- ↑ https://sjp.pwn.pl/szukaj/Azerbejd%C5%BCanka.html
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ 21 // Конституция Азербайджанской Республики — 1995.
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/azerbaijan
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/AZERBAIJAN
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/azerbaijan
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=34
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/azerbaijan
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 21,00 21,01 21,02 21,03 21,04 21,05 21,06 21,07 21,08 21,09 21,10 21,11 21,12 21,13 21,14 21,15 21,16 21,17 21,18 21,19 21,20 21,21 21,22 21,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 22,0 22,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ https://twitter.com/vesti__az/status/1773615714407948538
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 28,0 28,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=AZ
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS?locations=AG
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 34,00 34,01 34,02 34,03 34,04 34,05 34,06 34,07 34,08 34,09 34,10 34,11 34,12 34,13 https://www.bti-project.org
- ↑ 35,0 35,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/AZE
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=AZE
- ↑ 37,0 37,1 37,2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ {{Китап:The Azerbaijani Turks: power and identity under Russian rule}} <blockquote>Official Map Issued by Azerbaijan Democratic Republic, 1919 (88 нче бит)</blockquote>
- ↑ Переписи населения Азербайджана 1979, 1989, 1999, 2009 годов, archived from the original on 2012-11-30, retrieved 2012-11-30
- ↑ 40,0 40,1 40,2 40,3 Рассчитана до сотых долей процента по абсолютным данным численности отдельных этносов и населения Азербайджана в целом, приведённым в источнике (в котором доли приведены с округлением до десятых долей процента).
- ↑ Таулы Карабаг Республикасы белән. ТКҖны санымыйча — якынча 651 әрмән. ТКҖ (2005 җанисәбе), Таулы Карабаг Республикасы, 137 380 әрмән яшәгән (кара, кара 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган.).
- ↑ Национальный состав населения Азербайджана по районам по переписи 1999 года, включая оценочные данные по территории, подконтрольной НКР
- ↑ Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт статистика комитетынең рәсми бәя мәгълүматлар, учитывающая армян в районах Азербайджана, которые контролируются непризнанной Нагорно-Карабахской Республикой. 2005 елгы Таулы Карабаг Республикасы җанисәбе буенча, аның территориясендә, проживало 137 380 әрмән яши (см., см., см. 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган.).
- ↑ 44,0 44,1 Аерым халык булып исәпләмәгәннәр
- ↑ Татар энциклопедиясе(үле сылтама)
- ↑ 46,00 46,01 46,02 46,03 46,04 46,05 46,06 46,07 46,08 46,09 Фактик рәвештә Таулы Карабаг Республикасы контроле астында
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-16, retrieved 2014-10-18
- ↑ 48,0 48,1 Территориясенең өлеше Таулы Карабаг Республикасы контроле астында урнаша
- ↑ В Азербайджане запретят мулл, обучавшихся за границей. Oxu.Az, 2.12.2015(рус.)
- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Религия. Управление делами Президента Азербайджанской Республики — Президентская библиотека (PDF), archived from the original (PDF) on 2011-11-23, retrieved 2011-08-21
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |