Габон
| |||||
Габон милли һимны | |||||
Рәсми телләр | француз теле[1][2] | ||||
Башкала | Либревиль[d] | ||||
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} | {{{Җитәкчеләр}}} | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
2 025 137 (2017)[3] | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
4 800 000 000 $ $ | ||||
КПҮИ | 0,706[4] | ||||
Акча берәмлеге | КФА BEAC франкы[d] | ||||
Интернет-домен | .ga | ||||
ISO коды | GA | ||||
ХОК коды | GAB | ||||
Телефон коды | +241 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+01:00, Көнбатыш Африка вакыты[d] һәм Africa/Libreville[d][5] | ||||
Җини коэффициенты | 38[6] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Габон Җөмһүрияте – Үзәк Африкада урнашкан дәүләт, Атлантик океан тарафыннан юыла. Экваторда урнашып, Габон төньяк-көнбатышта Экваториаль Гвинея белән, төньякта Камерун, көнчыгышта һәм көньякта Конго Җөмһүрияте белән һәм көнбатышта Гвинея култыгы белән чиктәш. Аның мәйданы якынча 270000 квадрат километр һәм халкы якынча 1,5 миллион кеше. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Либревилль. Ил башлыгы – президент. Закон чыгаручы орган – Милли Җыен. Административ бүленеш – 9 төбәк. Валюта – франк.
1960 елда Франциядән бәйсезлектән бирле Габонда өч президент булган. 1990-ынчы еллар башында Габонда күп фиркале система кертелгән һәм яңа демократик конституция үтә күренмәлеләк сайлау процессын тәэмин иткән һәм хөкүмәт учреждениеләрен реформалаган. Габон шулай ук 2010-2011 елларда Берләшкән Милләтләр Саклау Шурасының даими булмаган әгъзасы булган.
Түбән халык тыгызлыгы, мул нефть һәм шәхси чит ил инвестицияләре Габонны суб-Сахара Африкасының иң бай илләренең берсе иткән, аның Кеше Үсеше Индексы 4-енче һәм Кеше Башына Тулаем Милли Продукты регионда Экватор Гвинеясы һәм Ботсванадан соң өченче булган. Кеше башына тулаем милли продукт 2010-ынчы елдан 2012 елга кадәр елына 6%-тан артыкка үскән. Шулай да, керемне өләшүдә тигезсезлек булу сәбәпле халыкның әһәмияткә ия өлеше ярлы булып кала.
Фетнә
2023 елның 30 августында Габонда хәрби түңкәрелеш була[7][8]: хәрбиләр гамәлдәге Президентның (2009 елдан бирле бу вазифаны биләгән Али бен Бонго Ондимбаның[d]) өченче срокка сайлануы турында билгеле булганнан соң, хакимиятне кулга алулары турында игълан итәләр. 2009 елдан бирле президент булган Али Бонго Ондимба, 64 % тавыш җыеп, чираттагы срокка президент булып сайлангач, бу хәл илдә ризасызлык тудыра. Аның әтисе Әл-Хаҗ Омар Бонго Ондимба[d] 1967-2009 елларда президент булган. 2023 елгы сайлауларда берничә кандидат булган, әмма сайлау вакытында интернетны өзгәннәр, күзәтүчеләр булмаган[9].
Фетнәчеләр ― президент гвардиясе, регуляр армия һәм полиция хезмәткәрләре вәкилләре[10][11]. Алар президент сайлауның гадел узмаганын белдерә, шул сәбәпле сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгаруын әйтә[10], илдә Ондимбалар идарә итүгә чик куюларын белдерәләр. Президентның кайда икәне билгесез. 12 хәрби Габон телестудиясендә чыгыш ясап, хакимиятне кулларына төшерүләрен, ил чикләре ябылуын игълан итә. Илнең башкаласы Либревильдә[d] 30 августта иртән атыш тавышлары ишетелгән[9][12].
Дин
Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елгы халык саны алу мәгълүматлар буенча) 73 % ы – христианнар (католиклар һәм протестантлар). 12 % ы ― мөселманнар. Халыкның 10 % ы ― җирле дини ышанулар тарафдары, 5 % ы ― бернинди дә дин тотмый яки атеистлар[13].
Искәрмәләр
- ↑ 2 // Constitution de Gabon — 1961.
- ↑ https://www.ethnologue.com/language/fra
- ↑ 3,0 3,1 база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 4,0 4,1 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ 6,0 6,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ Военные Габона объявили об отмене итогов президентских выборов (2023-08-30).
- ↑ В Габоне военные устроили путч. Они объявили о захвате власти после того, как стало известно о переизбрании действующего президента на третий срок (30 августа 2023).
- ↑ 9,0 9,1 Военные Габона объявили об отмене итогов президентских выборов (2023-08-30).
- ↑ 10,0 10,1 Au Gabon, des militaires proclament l’annulation des élections après l’annonce de la victoire d’Ali Bongo (фр.) (2023-08-30).
- ↑ Walsh, Declan. Gabon Military Officers Say They Are Seizing Power (en-US) (2023-08-30).
- ↑ Африканың тагын бер илендә президентны хәрби фетнәчеләр бәреп төшергән. Интертат, 30.08.2023
- ↑ [1] International Religious Freedom Report 2007: Gabon(ингл.)