Эчтәлеккә күчү

Витаминнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Витаминнар latin yazuında])
16 фев 2022, 18:38 юрамасы; Frhdkazan (бәхәс | кертем) ({{УК}} == Искәрмәләр =={{искәрмәләр}})
(аерма) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерма) | Яңа юрама → (аерма)
Витаминнар
Сурәт
... хөрмәтенә аталган тереклек һәм амины[d]
Исемне бирүче Казимеж Функ[d][1]
Кайда өйрәнелә Q25504439? һәм vitaminology[d]
Сурәтләнә Vitamine[d]
Моның каршысы antivitamin[d]
 Витаминнар Викиҗыентыкта
Витаминнар яшелчәләрдә һәм җимешләрдә бар

Витаминнар (лат. vita тереклек, яшәү) - организмның тереклек функцияләре өчен кирәкле матдәләр.

Витаминнар — яшәү өчен мөһим органик матдәләр. Андый матдәләргә элек аксымнар, майлар һәм углеводларны гына кертәләр иде. Хәзерге вакытта алар исәбенә шулай ук витаминнар белән берлектә минераль тозлар да керә. Шулай итеп, кеше сәламәтлеген саклау өчен мәҗбүри һәм кирәкле комплекс кыйммәтләре бер үк булган төп биш өлештән тора.
Организмда матдәләрнең нормаль алмашуы белән бәйләнгән барлык яшәү процесслары — витаминнарның турыдан-туры катнашы белән бара. Моннан тыш, алар йөздән артык ферментның составына керәләр һәм организмдагы гаять күп санлы реакцияләрне тизләтәләр яки акрынайталар. Витаминнар организмның саклану көчләрен киметмәүдә, аның төрле җайсыз факторларга — туңуга, агулануга һ. б. бирешмәүчәнлеген саклауда да иммунобиологик әһәмияткә ия.
Дәвалау туклануының балансланган булуы, витаминнарның тулы комплексын кертү — барлык төр авырулар вакытында да хәзерге медицинаның мәҗбүри таләбе. Витаминнарның гаять мөһим сыйфаты — аларның антибиотиклардан һәм башка дарулардан мөмкин булган өстәмә тәэсир итүне йомшарту, бу хәлне бөтенләй булдырмау, дару авыруының килеп чыгуын һәм көчәюен ышанычлы кисәтү сәләте булуыннан гыйбарәт.
Хәзерге шартларда витаминнарны аз микъдардагы химик матдәләрнең агулы тәэсиренә, ионлаштыручы нурланышларга һәм организм өчен башка тискәре тәэсир итүләргә каршы нәтиҗәле профилактик чара итеп карыйлар.
Бүгенге көндә витаминнарның физиологик үзлекләре һәм биологик тәэсир итүләре нык өйрәнелде. Организмның эчке мохитын нормальләштерүдә һәм анда төрле системаларның яхшырак функциональ сәләтләре өчен оптималь шартлар тудыру аларның өстен роле турындагы мәгълүматлар тулылана төште. Бу исә хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле. Организмны витаминнар белән тәэмин итүнең катлаулы формалары һәм үзара бәйләнешләре бар, ә аларны кешенең яшәү һәм эшчәнлек процессында формалашкан җайсыз факторлар китереп чыгаралар.
Витаминнар җитешмәү башлыча яшерен формада була, ул үзен күп кенә патологик күренешләрнең килеп чыгуы һәм көчәюе белән сиздерә. Организмга витаминнарның керүе тулысынча тукталганда гына авитаминоз килеп чыгарга мөмкин.

Урыс галиме Н.И.Лунин 1880 елда кеше организмына, аксым, май, углевод, минераль тозлар һәм судан тыш, тагын бүтән матдәләр кирәклеген ачыклый. Ул матдәләр соңыннан витамин дип атала (латинча «вита» «тормыш» дигән сүз).

Хәзер 30 га якын витамин барлыгы билгеле. Гадилек өчен аларны латин хәрефләре белән билгелиләр.

А витамины яки ретинол организмда инфекцияләргә каршы көрәшү эшендә булыша, күз күрү сәләтен яхшырта, гормон ясаучы бизләрнең эшен көйли, тире күзәнәкләре алмашын стимуллаштыра, нерв системасын тигезлек хәлендә тота, балаларның үсешен «график» буенча алып барырга тырыша, ә тешләрнең тигез һәм ак булып үсүенә ярдәм итә. Бу искиткеч витамин камбала һәм палтус балыклары маенда, сөттә, тавык йомыркасында, майда күп була. Кишердә күп күләмдә b-каротин бар, химик реакция нәтиҗәсендә аннан А витамины ясала.

D витамины янына аның 5 «туганы» яшеренгән. Безгә D3 витаминын — холекальциферолны яхшы белү кирәк. Бу витамин организмда фосфор һәм кальций алмашы, сөякләрнең дөрес үсеше өчен җавап бирә, менә ни өчен ул бигрәк тә балаларга кирәк! Организмга бу витамин җитмәсә, балаларның сөяге кәкрәя, рахит авыруы барлыкка килә. Элегрәк бу авыруны булдырмас өчен, балаларга тәмсез балык мае эчерәләр иде. Соңгы елларда D3 витаминын синтетик юл белән ясый башладылар.

С витамины яки аскорбин кислотасы — суда эри торган витаминнарның иң билгелесе. Ул үзенең әче-баллы «аскорбинка»лары сәдәпләре белән һәркемгә балачактан ук таныш. Әти-әниләр аны балаларына тиккә генә сатып алмыйлар, С витамины организмга, бигрәк тә үсеп килүче организмга шактый күп кирәк. Ул төрле процессларда—теш үсүдән алып кан күзәнәкләре барлыкка килүгә кадәр, глюкозаның эчәклектә сеңүеннән алып иммун антитәнчекләр ясалуга кадәр — һәркайда катнаша. Аскорбин кислотасына бай ризыклар — яңа гына җыелган яшелчәләр, җиләк-җимешләр, бигрәк тә цитруслылар, кара карлыган, җир җиләге, кавын, помидор, бәрәңге, салат яфраклары һәм баллы борыч. Бу витаминның организмда аз булуы зәңгелә авыруына (бу чир вакытында уртлар каный, тешләр селкенеп төшә, гомуми хәлсезлек күзәтелә) һәм башка авыруларга китерә.

Баш миенең нормаль эшчәнлеге өчен В группасы витаминнары кирәк. Бу витаминнар берничә төрле, ләкин алар бер комплекста, үзара тыгыз бәйләнештә булганда, яхшырак тәэсир итәләр. Укырга ойрәпү,

дикъкатьлек, хәтер, интеллект, психиканың тулы эшчәнлеге — тулаем алганда, мондый витаминнарның «йогынты» зонасы бик киң. В группасы витаминнары җитмәгәндә, кеше тиз ярсучан була, үзендә борчылу тойгысы хакимлек итә. Хроник арыганлык туа, депрессиягә дә ерак калмый. Авыр тойгылар барлыкка килә, үзәк нерв системасында җитди тоткарлык хасил була, акыл реакциясе тоткарлана, координация начарлана. Кеше бик тиз йончый, аның йокысы бозыла.

В группасындагы кайбер витаминнарга тукталыйк.

В1 (тиамин). Көчле оксидант (оксидлашуны тизләтә торган матдә). Ул «дәрт витамины» дигән исем алды. Үзәк һәм периферик нерв системасы эшчәнлеген көйли. Акыл сәләтенә тәэсир итә, шулай ук баш миен глюкоза белән тәэмин итә. Ул борчакта һәм бөртеклеләр кабыгында була.

В2 (рибофлавин). Сөттә, кош итендә, йөрәк, бавыр, бөерләрдә күп була.

Аксым, калкансыман биз гормоннары синтезында катнаша. Ул баш мие күзәнәкләренә организмда ясалган энергияне күчерергә булыша, хәтерне яхшырта. Бу витамин җитешмәгәндә акыл реакциясе тоткарлана, баш авырта, йокыга тартылу барлыкка килә.

В3 (ниацин). Гормоннар биосинтезына булыша. Күңел күтәренкелеге, рух тигезлеген тудыра. Аның җитешмәве кешене ярсучан, төшенке күңелле итә; хәлсезлек тойгысы, хәтер проблемалары, хроник арыганлык барлыкка килә. Бу витамин чикләвекләрдә, чүпрәдә, йомырка сарысында, яшелчәләрдә бар. 1948 елда галимнәр бавырдан беренче мәртәбә яңа — В12 витаминының ачык якут төсендәге кристалл арын аерып алдылар. Бу витамин кан ясауда катнаша. Картлык маразмыннан, галлюцинациядән, ярсучанлыктан, склероздан саклый. Бавырда, бөерләрдә, сельдь балыгында, диңгез кәбестәсендә, сөттә күп була.

В9 витамины яки фолий кислотасы кан күзәнәкләренә җитлегергә булыша, аксымнар алмашы сагында тора. В9 витамины җитешмәсә, кешенең хәле тиз бетә. Хәтер саклану да бу витаминга бәйләнгән. Аны сырда, гөмбәләрдә, кабакта табып була.

В6 витамины яки пиридоксин аксымнар алмашы, гормоннар ясалу процессында мөһим роль уйный, үзәк нерв системасының эшен нор­ мальләштерә, аның ярдәмендә баш мие аминокислоталарны үзләштерә, ул серотонин синтезы өчен җавап бирә, аннан башка ми нормаль эшли алмый. Бу витаминга банан, бәрәңге, кәбестә, орлыклы культуралар бай, пиридоксин терлек бавырында була, эчәклек бактерияләрендә ясала.

В5 витамины яки пантотен кислотасы йөкләнеш булганда дикъкатьне тупларга һәм стресстан котылырга булыша. Пантотен кислотасы ярдәмендә сизү органнары баш миенә сигналлар җибәрә ала. Бу витамин кәбестәдә, карабодай ярмасында, сөттә, йомыркада, бавырда була.

В группасы витаминнары суда эри. Аларны «запас» ка җыеп булмый.

Шуңа күрә иң яхшы вариант — аларны әзер витаминнар комплексы белән тиешле күләмдә кабул итәргә кирәк.

К витамины яшелчәләрдә, яшел үләннәрдә, кәбестәдә, шпинатта, петрушкада күп була. Болардан кала аны кеше эчәклегендәге азык эшкәртү эшендә булышучы бактерияләр ясый. К витаминының эше бик җаваплы: ул безнең кан тамырларын саклый, канның ою сәләте өчен җаваплы матдәләр ясый, кан агуын туктатырга булыша.

Е витамины яки токоферол бодай яралгысында, үсемлек маенда, салатта, : иттә, бавырда, майда, йомырка сарысында була. Ул кешеләргә стресслы ситуацияләр булганда ярдәм итә. Канга организм өчен куркыныч булган : матдәләр кергәндә, күзәнәк стенкаларын һичнәрсә үтә алмаслык итеп саклый.

Хәзерге вакытта витаминнарны даруханәләрдә дә күпләп саталар.

Ләкин галимнәр яшелчәләрдәге, ашамлыклардагы витаминнарның кеше организмы өчен файдалырак икәнлеген ачканнар.

Витаминнарны кирәгеннән артык кулланырга да ярамый, чөнки кайбер витаминнарны артык кабул итү шешкә, йөрәк-кан тамырлары авыруына китерә дигән фикердә дә дөреслек бар.

Витаминнар авыру кеше өчен генә түгел, сәламәт кеше өчен дә кирәк.

Язын бигрәк тә. Чөнки яшелчәләрдә витаминнар кыш дәвамында азая, алар әкренләп таркала бара. Ләкин хәзерге заманда витамин җитешмәү беркемгә дә янамый: даруханә витриналарында безне һәрвакыт төрле төстәге витамин-борчаклар, сироплар көтеп тора. Сатып алырга акча гына кирәк.