Август
← август → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | |||
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
2024 ел |
А́вгуст (tat.lat. Avgust (Uraq) (үле сылтама)) (аугыс,[1] шулай ук Урак, Урак ае, иске төрки тәкъвимдә Сөнбелә [2])— Милади тәкъвиме буенча елның сигезенче ае. Искерим тәкъвимендә алтынчы ай. Үз исемен рим императоры Октавиан Август хөрмәтенә алды. Август безнең климат зонасында җәйге кызу айларның берсе булып исәпләнә. Халык календарендә аны, июль шикелле үк, «челлә ае» дип тә атыйлар. Телебездәге «уттай кызу урак өсте» дигән гыйбарәдә дә эшнең кызулыгы гына түгел, бәлки кояшның нык кыздыруы да күздә тотыла. Августны тагын «казларның сусыз ае» дип сыйфатлау да очрый. Монда кызулыктан елга-күлләрнең, буаларның кибеп-саегып калуына ишарә барлыгын аңлау читен түгел. Әмма җәй күп кенә яклары белән үз көчендә калса да, август инде якынлашып килүче көзнең кайбер галәмәтләрен дә сиздерә башлый.
Инкыйлабка кадәр татар иске дәверлеге буенча Урак ае (21.7-21.8, Ындыр ае (21.8-21.9) дип йөртелә.[3]
- 1.8 — 21.8 дәвере — Агам Урак
- 21.8 — 31.8 дәвере — Энем Ындыр дип йөртелә
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Айның өченче якшәмбесе:
- Аргентина — балалар көне (исп. Día del Niño).[4]
- Айның беренче дүшәмбесе:
- Айның беренче якшәмбесе:
- Украина — Милли һава хәрби көчләре көне (укр. День Повітряних Сил Збройних Сил України).[10]
- Айның беренче дүшәмбесе:
- Тувалу — Милли балалар көне (ингл. National Children's Day, тувалуча Aso Tamaliki).
- Айның беренче җомгасы:
- Халыкара сыра көне (ингл. International Beer Day, фр. Journée internationale de la bière, рус. Международный день пива).
- Айның икенче якшәмбесе:
- Чили — Балалар көне (исп. Día del Niño).[11]
- Айның өченче якшәмбесе:
- Россия Федерациясе — Һава флоты көне (рус. День Воздушного Флота России).
- 30 август — Татарстан суверенитеты көне.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исем бәйрәмнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сынамышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Август аенда аяз булса, көз пычрак килер.
- Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш уңар.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2015/Этимологический%20словарь-1%20том.pdf
- ↑ Ай исемнәре
- ↑ http://www.azatliq.org/content/feature/24454699.html
- ↑ (ингл.) en:Public holidays in Argentina#Other observances
- ↑ (ингл.) Kadooment Day in Barbados
- ↑ (ингл.) Grand Kadooment Day in Barbados
- ↑ (ингл.) Youth Day 2014 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- ↑ (ингл.) Kiribati Public Holidays 2015 елның 12 июль көнендә архивланган.
- ↑ (ингл.) Samoa Labour Day is celebrated on the first Monday of August every year in the American Samoa. 2015 елның 8 август көнендә архивланган.
- ↑ (рус.) День Воздушных сил Вооруженных сил Украины
- ↑ (исп.) Día del Niño en Chile 2015 2015 елның 14 август көнендә архивланган.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге / Төз. Н.В. Максимов. — Казан: Мәгариф, 2002. — 223 б. ISBN 5-7761-1255-9
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар дәверлеге кайчан югалды?
Милади айлар | |||||||||||
Гыйнвар | Февраль | Март | Апрель | Май | Июнь | Июль | Август | Сентябрь | Октябрь | Ноябрь | Декабрь | |||||||||||
Һиҗри тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Татар тәкъвиме |