Христиана Нюслайн-Фольхард
Христиана Нюслайн-Фольхард(алман. Christiane Nüsslein-Volhard; 20 октябрь 1942 ел, Магдебург, Алмания) — немец биологы, яралгы үсешенә генетик контроле ачкан өчен физиология һәм медицина буенча 1995 елгы Нобель премиясе лауреаты (Э. Льюис һәм Э. Вишаус белән бергә). Макс Планк җәмгыяте составындагы Үсеш биологиясе институтының профессоры һәм директоры; toll кебек рецепторларны ачуга китергән toll генын ачучы буларак та билгеле[22]. Фундаменталь медицина тикшеренүләре өчен Лейбниц исемендәге (1986) һәм Альберт Ласкер исемендәге премияләр (1991) лауреаты.
Бәләкәй чагыннан биолог булырга хыяллана. Мәктәпне уртача тәмамласа да, укытучылары аның сәләтле булуын билгели. Тюбингенга биохимия буенча белемен күтәрергә китә. Шунда ук ДНКны тикшереп, фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала. Молекуляр биология өйрәнә. 1975 елдан Базельдә лабораториядә эшли, анда Э. Вишаусны очрата. 1978 елда алар Гейдельбергтагы Аурупа молекуляр биология лабораториясенә эшкә алына һәм бергә эшли. 1981 елда Нюслайн-Фольхард Тюбингендагы лабораториягә эшкә күчә, анда дрозофилалар өстендә эшен дәвам итә. 1985 елдан Макс Планк җәмгыяте составындагы Үсеш биологиясе институтының директоры[23].
Җәмәгать эшмәкәрлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2004 елда үз исемендәге фондны (Christiane Nüsslein-Volhard Stiftung) ача, фонд яшь немец галимнәренә өйдә карау һәм йорт мәшәкатьләрен башкару буенча финанс ярдәме күрсәтә.
2016 елда Гринписны, Берләшкән Милләтләр Оешмасын һәм бөтендөнья илләренең хөкүмәтләрен генетик модификацияле организмнар (ГМО) белән көрәшне туктатырга чакырган хатка кул куя[24][25][26].
Танылуы һәм мактаулы бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Лейбниц исемендәге бүләк (1986)
- Розенстил премиясе (1989)
- Силлиман лекциясе (1989)
- Карус премиясе (1989)
- Фундаменталь медицина тикшеренүләре өчен Альберт Ласкер премиясе (1991)
- Keith R. Porter Lecture (1991)
- Луиза Гросс Хорвиц премиясе (1992)
- Отто Варбург медале (1992)
- Альфред Слоун премиясе (1992)
- Louis-Jeantet Prize for Medicine (1992)
- Sir Hans Krebs Medal (1993)
- Ernst Schering Prize (1993)
- Физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе (1995)
- Order of Merit of Baden-Württemberg (1996)
- Goetheplakette der Stadt Frankfurt am Main (1996)
- Pour le Mérite (1997)
- ГФР алдындагы хезмәтләре өчен орденның йолдыз һәм тасмалы Зур тәресе (2005)
- Deutscher Stifterpreis (2007)
- «Фән һәм сәнгать өчен» Австрия мактаулы билгесе (2009)
- Сент-Эндрюс университеты Doctor of Science мактаулы докторы (2011)
- «Фән һәм сәнгатьтәге казанышы өчен» Максимилиан ордены (2014).
Астероидка исеме бирелгән астероид.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ FemBio database
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #120065916 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ https://www.ae-info.org/ae/User/Nüsslein-Volhard_Christiane
- ↑ www.nasonline.org
- ↑ https://royalsociety.org/people/christiane-nusslein-volhard-12013
- ↑ Christiane Nüsslein-Volhard — Фән һәм сәнгать өлкәләрендәге казанышлар өчен Pour le Mérite ордены.
- ↑ 1991 Winners — Фонд Ласкера.
- ↑ http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/medicine/laureates/1995/nusslein-volhard-bio.html
- ↑ https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
- ↑ https://scheringstiftung.de/en/programm/lebenswissenschaften/ernst-schering-preis/ernst-schering-preis-1993/
- ↑ http://otto-warburg-medaille.org/index.php/previous-award-winners.html
- ↑ https://www.cuimc.columbia.edu/research/louisa-gross-horwitz-prize/horwitz-prize-awardees/2000-1991-awardees
- ↑ GM Cancer Previous Prize Winners
- ↑ https://www.brandeis.edu/rosenstiel/rosenstiel-award/past.html
- ↑ List of Royal Society Fellows 1660-2007 — Лундын кыйрал җәмгыяте.
- ↑ https://www.jeantet.ch/en/prix-louis-jeantet/laureats/1992-en/professeure-christiane-nusslein-volhard/
- ↑ https://www.leopoldina.org/en/press-1/press-releases/press-release/press/2902/
- ↑ https://genetics.org.uk/medals-and-prizes/genetics-society-medals-and-lectures/mendel-medal/
- ↑ Франция фәннәр академиясе — 1666.
- ↑ «Toll To Be Paid at the Gateway to the Vessel Wall — Hansson and Edfeldt 25 (6): 1085 — Arteriosclerosis, Thrombosis, and Vascular Biology». Retrieved 2007-11-10.
- ↑ 2011 | Laureation address — Dr Christiane Nüsslein-Volhard | University of St Andrews, archived from the original on 2016-08-18, retrieved 2021-05-06
- ↑ 107 Nobel laureates sign letter blasting Greenpeace over GMOs
- ↑ Laureates Letter Supporting Precision Agriculture (GMOs)
- ↑ Список нобелевских лауреатов подписавших письмо
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Автобиография Христиан Нюслайн-Фольхардна Нобелевскую сайте 2012 елның 14 октябрь көнендә архивланган. (ингл.)(ингл.)
- Домашняя страница Христиана Нюслайн-Фольхард на сайте Института эволюционной биологии имени Макса Планка (ингл.)(ингл.)