Эчтәлеккә күчү

Кеше хокуклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кеше хокуклары latin yazuında])

Кеше хокукларыкешенең хокукый статусы нигезен тәшкил иткән хокуклар. Хокукый дәүләтләрнең хокук үзәгендә ята (кара Кеше һәм ватандашның хокук һәм ирекләре матдәсен). Халыкара хокук өлкәсендә кеше хокуклары БМО Кеше хокукларының гомуми декларациясе белән беркетелгән.

Иң беренче, дәүләт кешенең шәхси тормышына катнашмаска, аның шәхси иреген чикләмәскә тиеш, киресенчә, дәүләт кешегә үз хокукларын тормышка ашырырга шартлар тудырырга тиеш. Бу бигрәк тә сүз иреге, сайлаулар, демократия, милли һәм дини ихтыяҗларны тормышка ашырганда ачык чагылыш табарга тиеш.

1989 елда БМО Кеше хокуклары турындагы халыкара килешүләр җыентыгын чыгарды. Бу җыентыкта җитмешләп халыкара килешү тупланган. Алар даими тулыландырыла килә.

Ул Коллык турындагы конвенция белән башлана. Белгәнебезчә, дөнья җәмәгатьчелеге бу проблемага озак вакытлар буе битараф булмады, чөнки коллыкның яшәп килүе, расачыл, җенси һәм башка билгеләр буенча дискриминацияләү, аерым халыкларга карата геноцид, аерым карашлар өчен, вөҗдан иреген яклаган өчен эзәрлекләүләр һ.б. кебек, кеше хокукларын тупас бозу һич тә түзеп тормаслык күренеш.

Иң мөһим яңа документларның берсе – 1989 елда БМО тарафыннан кабул ителгән Бала хокуклары турындагы конвенция.

Үзәктә торган документ – Кеше хокуклары турында «Билль» дип аталган халыкара килешү. Ул үзе өч документтан тора: 1) Кеше хокуклары гомуми декларациясе һәм аның нигезендә кабул ителгән: 2) Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт; 3) Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт, һәм шулай ук соңгы пактка каратылган Факутальтив беркетмә. Соңгы өч документ БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1966 елның декабрендә кабул ителгән.

Кеше хокукларына караган документлар да бертөрле түгел. Алар ике зур төркемгә бүленә: 1) декларацияләр; 2) конвенцияләр (пактлар).

Декларация (латинча declaratio – белдерү, игълан итү) мәҗбүри көчкә ия түгел, ул – рекомендация, тәкъдим. Димәк, Кеше хокуклары гомуми декларациясе мәҗбүри көчкә ия түгел.

БМО тагын түбәндәге документларны кабул итте: Расачыл дискриминациянең барлык формаларын бетерү турында декларация, Колониаль илләр һәм халыкларга бәйсезлек бирү турында декларация, Хатын – кызларга карата дидискриминацияне берерү турында декларация, Бала хокуклары декларациясе һ.б. Үз тәҗрибәсенә, белеменә, илдәге һәм дөньядагы хәлләргә таянып, һәркем шушы декларацияләрдә каралган проблемаларның ни дәрәҗәдә хәл ителгәнлеге яки хәл ителүе хакында үз хөкемен чыгара ала.

Конвенция (латинча conventio – шартнамә, килешү) – нинди дә булса мәсьәлә буенча халыкара килешү. Ул шуңа кул куйган дәүләтләр өчен мәҗбүри булып тора. Пакт – шул ук конвенция, тик аның эчтәлеге генә тиңдәш өлешләрдән тормый.

Түбәндәге халыкара конвенцияләр дөньяга киң мәгълүм: хезмәт һәм шөгыльләр өлкәсендәге дискриминациягә юл куймау турында; мәгариф өлкәсендәге дискриминациягә каршы көрәш турында; мәҗбүри хезмәт турында, качаклар статусы турында, бала хокуклары турында һ.б.

БМО күп мәсьәләләр буенча башта декларация, ә аннары конвенция кабул итте, ягъни декларацияләр конвенцияләр белән ныгытылды.[1]

Искәрмәләр