Эчтәлеккә күчү

Азат (газета): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат (газета) latin yazuında])
к {{Портал|Татар матбугаты}}
Ajdar (бәхәс | кертем)
к Ajdar «Азат» газетасы сәхифәсен Азат (газета) итеп үзгәртте: куштырнак кирәкми
(аермасы юк)

22 июн 2014, 14:45 юрамасы

«Азат»
«Азат халык»
Tөр

милли-демократик газета


Гамәлгә куючы

Габдулла Апанаев

Нәшер итүче

Габдулла Апанаев

Баш мөхәрир

Галисәгар Камал

Нигезләнгән

01.02.1906 («Азат»)
04.06.1906 («Азат халык»)

Сәяси тараф

милли-демократик

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

30. 05. 1906 («Азат»)
12.09.1906 («Азат халык»

Төп офис

Казан

«Азат» газетасы 1906 елда Казанда чыккан татар милли-демократик газетасы. Ул ябылгач, аның дәвамы буларак, шул ук елда «Азат халык» газетасы нәшер ителә башлый.

Тарих

«Азат»

Беренче саны 1906 елның 1 февралендә басыла. Аның нашире һәм матди яктан тәэмин итүчесе, ягъни һимаячесе Габдулла Апанаев, ә мөхәрире Галиәсгар Камал булган. Газетада Гафур Коләхмәтов, Нәҗип Думави, Мәҗит Гафури, Миргаяз Укмасый кебек әдипләр языша. Чыккан чорында газета үзендә урнаштырылган материаллар аркасында берничә тапкыр кисәтү ала һәм ике санын цензура конфискацияли. Ниһаять, 56 нчы саны чыкканнан соң, 1906 елның 30 маенда ул чыгудан туктый

«Азат халык»

«Азат»ның дәвамы буларак, шул ук елның 4 июненнән «Азат халык» газетасы чыгарыла. Аның да мөхәрире Г.Камал була. Бу басмада элеккесенә караганда сул материаллар күбрәк урнаштырыла һәм бу, әлбәттә, цензура каршылыгына очрый. 15 саны чыкканнан соң, 12 сентябрьдә ул ябыла, ә Галиәсгар Камал мәхкәмә алдында җавап тотарга мәҗбүр ителә.

Чыганак

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Азат» газетасы, «Азат халык» газетасы // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.