Дәүләкән шәһәре – Башкортстанда республика буйсынуындагы шәһәр, Дәүләкән районы үзәге.

Дәүләкән
баш. Дәүләкән
Илтамга
Нигезләнү датасы XVIII гасыр
Сурәт
Рәсми исем Дәүләкән
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Городское поселение город Давлеканово[d][2] һәм Дәүләкән районы
Административ-территориаль берәмлек Городское поселение город Давлеканово[d][2]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 21 834 (2021)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 110 метр
Почта индексы 453400–453409
Рәсми веб-сайт admdavlekan.ru
Беренче язма телгә алу XVIII гасыр
Җирле телефон коды 34768
Карта
 Дәүләкән Викиҗыентыкта

Тарихи белешмә

үзгәртү

Бүгенге Дәүләкән шәһәре Дәүләкән һәм Эткол башкорт авыллары урынында барлыкка килгән. Шул яклар аша Самар-Златоуст тимер юлы төзелеп узганлыктан, тимер юл станциясе янында Дәүләкән бистәсе барлыкка килә (1895). 1917 елда биредә 16 милләт вәкиле яши: руслар, башкортлар, татарлар, алманнар, голландлар, швейцариялеләр, чехлар, украиннар, яһүдиләр, эстоннар, чуашлар, белоруслар һ.б. яши. Вакыт узу белән шәһәр чикләренә Иске Вязьмина һәм Яңа Көрмәнкәй авыллары керә.

Уңайлы урынлашу сәбәпле Дәүләкәндә зур икмәк базары, тегермәннәр, элеватор (1913), базарлар барлыкка килә. 1908 елда гына Дәүләкән аша 2 млн. пот икмәк чыгарылган.[4]

1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
~8 900 17 072 20 123 20 654 21 911 23 860 24 073

1913 елда халык саны 15,5 меңгә җиткән. 1917 елны Вакытлы хөкүмәт карары белән Дәүләкәнгә шәһәр статусы бирелгән. Ватандашлар сугышы һәм ачлык сәбәпле яшь шәһәр халкы зурга кимегән. 1921 ел ачлык кәсафәтендә шәһәр 1922 елда 5 919 кешегә калган. Шул сәбәпле Башкортстан хөкүмәте 1924 елда Дәүләкәнне кабат авыл итеп үзгәртә.

Танылган шәхесләр

үзгәртү
Язучылар

1942 елда Дәүләкән республика күләмендәге шәһәр статусын ала.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
  2. 2,0 2,1 ОКТМО
  3. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  4. http://davlekan.narod.ru/basics/HOMEPAGE.HTM
  5. http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/davlekanovo/index.html
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-02