Википедия:Үстерү планы
|
Монда Татар Википедиясенең үсеше нигезләре, стратегиясе һәм эшчәнлек планнары тасвирлана. Хаталарны яки онытылган әйберләрне күрсәгез - кыю булыгыз, төзәтегез. Тәкъдим-фикерләрегезне шулай ук бәхәс битендә дә калдырып була.
Татар Википедиясенең максаты
- Шулай ук карагыз: Википедия:Максат.
Проектның максаты – кешеләр цивилизациясе туплаган гыйлемнең бар юнәлеш—тармакларына караган бөтен энциклопедик мәгълүматны тасвирлаучы татартелле челтәрле ресурсны булдыру. (Татарча мәгълүмат энциклопедиясен төзү).
Татар Википедиясенең миссиясе
Викимедиа фонды карамагында бар башка проектлар өчен иң югары идеал:
"һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны булдыру"[1]
.
Үз дәүләте булмаган милләтләрнең (en) телләрендә һәм аларның элекке буыннары тырышлыгы белән үстерелгән мәдәни үзенчәлекләрендә тасвирланган белемнең юкка чыкмауның бердән-бер мөмкинлек — аерым кешеләрнең бу телләрне көндәлек тормышларында кулланып яшәтүдә һәм үз көчләре белән аның кулланылыш даирәсен үстерүдә генә. Татар теле һәм татарлар туплаган мәдәни белемнәре нәкъ бу категориягә керүләре сәбәпле (татар теле бердәнбер эш теле булган суверен дәүләт бүгенге көндә юк һәм икътисади глобальләшү аркасында, аеруча белем икътисады өлкәсендә, киләчәктә дә барлыкка килә алу ихтималы юк дәрәҗәсендә) татартелле бүлегенең миссиясе бәлкем түбәндәге җөмлә белән яхшырак тасвирлана ала:
Татар Википедиясенең миссиясе — глобаль белем икътисады чорындагы дөнья буенча тормыш сәфәренә чыкканарга ышанычлы татартелле мәгълүмати компас булу. |
Тел һәм аңа бәйле мәдәни гыйлем/тәҗрибә мәдәни мирас өлкәсенә керүләре аркасында, эшчәнлегебез шулай ук мәдәни күптөрлелекне саклау, үстерү һәм башкаларга танытуга да өлеш кертә дип әйтеп була. Кертелгән бар мәгълүматны мәңгелек итеп саклау Викимедиа фонды үзенә алды, катнашучыларыбызның кертемнәре исә бу мәгълүматларны үстерү, яңарту һәм башкаларның җиңелрәк табу/аңлауларына юнәлгән.
Татар Википедиясе кыйммәтләре
- Татар телендә укый-яза белгән яки өйрәнергә теләгән бар кешеләрнең уртак эш кыры.
- Википедия нигезләренә туры килгән бар мәкалә һәм гамәлләр өчен ачык мохит.
Татар Википедиясе үсеш стратегиясе
- Шулай ук карагыз: Википедия:Татар Википедиясе үсеш стратегиясе.
Татар Википедиясенең бердән-бер эш теле буларак татар теле гына була ала. Проектыбызның дәвамлы үсеше
- татар телен эш һәм хезмәт мәсьәләләре турында аралашу теле – эш теле – буларак кулланырга теләүчеләрнең барлыгыннан,
- аларның проектыбызның файдасы турында хәбәрдәр булуыннан һәм аның мөмкинлекләрен куллана белүләреннән тора.
Беренчесе татар теленең һәм мәдәниятенең татарлык яки җирле мәсьәләләре белән чикләнМИчә, яңадан-яңа туа торган технологияләр һәм башка кәшефләр ачкан дөньясына актив керүен теләүчеләренең барлыгын, икенчесе - аларга мәдәни күптөрлелек һәм күптеллелек китергән өстенлекләрен аңлата алуыбызны таләп итә.
Максатларыбызга ирешүне тәэмин итү өчен зарур эшчәнлек
- Шулай ук карагыз: Википедия:Вазыйфалар.
Викимедиа фондының бар проектлары кебек, Википедия дә иреклеләрнең кертемнәре ярдәмендә алып барылу сәбәпле, уңышлы үсүе өчен төп шартлар:
Татарча укучыларны кызыктыру
Проектның барлыгы турында онытмаулары өчен Татар Википедиясен популярлаштыру эшчәнлеген системик дәрәҗәдә оетыру зарур:
- ТатВики реклама проспекты,
- Социаль челтәрләрдә вәкиллекләребез,
- Масса-күләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек,
- 100% татар телле мәгълүмати мохитне булдыру - интерфейсны, техник яңалыкларны (рус.)/(ингл.) һәм MassMessage системасы (рус.)/(ингл.) аркылы таратыла торган бар хәбәрләрнең тәрҗемәсен оештыру.
- һ.б.
Уңайлы белешмә чыганагына әверелдерү
- Шулай ук карагыз: Википедия:Проект:Бәйлелек, Википедия:Проект:Калыплар һәм Википедия:Проект:Төркемләү.
Кешеләр җәмгыятенең җитештерү эшчәнлеге күпчелектә мәгълүмат тармагына бәйле булган чорында, берәр төшенчәнең мәгънәсен табу һәм аның кайда, ничек һәм нигә кулланылганын билгеләүче белемгә тиз ирешү зарур.
Телебезнең файдалы куллану мохите тарая бармавы өчен, телебез ярдәмендә ышанычлы мәгълүматны табу уңайлы булырга тиеш.
Көндәлек тормыш өчен файдалылыгын күрсәтү
Проектыбыз аркылы Википедиядә булган бар мәгълүматка җиңел ирешә алулары өчен:
- Дөньяның иң тулы энциклопедик сүзлегенә кертерлек мәкаләләрнең барысын да кимендә төпчек хәлендә булдыру (заманча күптелле терминологик-энциклопедик сүзлек)[2]
- Автоматик килеш булдырыла алган мәкаләләр өчен ботлар кулланылышын һәм тәртипләрен өйрәнү.
- ТатВикидагы һәм аның аркылы Википедиянең башка телле бүлекләрендә бар булган мәгълүмат табуны җиңеләйтү:
- Булган мәкалә һәм төркемнәрне эчке һәм бүлек-ара сылтамалар белән бәйләү,
- Бүлегебезнең төркемләү системасын камилләштерә бару,
- Мәкалә һәм төркем битләренә җитмәгән калыпларны урнаштыру,
- Бу һәм бар башка Википедия эшләре заманында башкарылуы өчен, идарәчеләребез санын мөмкин кадәр үстерү һәм башка җәмгыять ныгыту чаралары.
Ышанычлы мәгълүмат чыганагына әйләндерү
- Шулай ук карагыз: ВП:Тикшереп булучанлык, ВП:Нейтраль караш һәм ВП:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш.
Энциклопедик булмаган материалны энциклопедияга кертеп халыкны бутау зыянлы эш, юк-барны сөйләү һәм Татар Википедиясенең абруен төшерү. Администратор статусына ия булмаган кулланучылар бу проектның үсешенә шикле мәгълүматны очраткач, анарга игътибар җәлеп итү өчен тиешле кисәтү калыпларын урнаштыру белән ярдәм итә алалар!!!
Кертем ясауга җәлеп итү
Иреклеләр тарафыннан торган проектның катнашу өчен кызыклы булырга тиешлеге ап-ачык. Википедиянең төрле бүлекләрне үстерүдә катнашучылар исә, аны башка Интернет-проектлардан өстен күрәләр. Татар Википедиясенең үсешендә катнашырга теләүчеләр булуы, дәвамлы килүләре һәм кертем ясаулары өчен, дөньяда яшәүче бар татарларга моның файдалылыгын аңлата алучыбыз зарур:
- кертем ясаучыга үзенә,
- татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынганнарга, татар телендә белем бирү оешмаларына һәм андагы укучыларына,
- Кешелекнең потенциаларын, тормыш сыйфатын, канәгәтьлелеген, иминлеген һәм мәдәни тотрыклылыгын (аеруча сөйләшүчеләр саныннан зәгыйфьрәк булган күршеләребезнең җәмгыятьләренә ярдәм йөзеннән (рус.)/(ингл.) әһәмиятле) үстерүгә турыдан-туры тәэсир итү мөмкинлеге.
Күләмле белешмә чыганагына әверелүе
- Шулай ук карагыз: Ярдәм:Яңа мәкалә язу һәм Википедия:Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр.
Дөньяның бүгенге көндәге кешеләр цивилизациясенең тормышында кулланылган төшенчәләре, феноменнары һәм терминнары турында иң әзеннән фундаменталь белем бирүче белешмә чыганагы булырга тиеш.
Катнашучыларга үсәргә ярдәм
Катнашучыларның туа алган сорауларга җавапларын үзләре таба алулары өчен:
- Кертеменнәренә бәйле кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар таләпләрен һәм ярдәм кирәклектән туган башка сорауларына дөрес җавапларны җиңел таба алулары кирәк.
- кулланмаларыбызны камилләштерү эшчәнлеген оештыру.
- Мәкаләләр язуда кирәк булган эшчәнлек тармаклары терминнарының татарчасын бирүче онлайн һәм офлайн татар сүзлекләр турында мәгълүматны туплау.
Вики-җәмгыятебезне ныгыту
Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен, анарга үзгәртүләр кертеп алган шәхесләрнең монда яңадан-яңа килеп, проекта катнашырга теләүләре өчен шартлар булдыру (рус.)/(ингл.) генә түгел, үз тәҗрибәләрен уртаклашу, җәмгыятебездә яңа инициативалар тууы өчен уңай мохитнең булуы зарур:
- идарәчеләребезнең Викимедиа нигез мәсләкләрен һәм проектыбыз эчендә кабул ителгән тәртипләренең чыгарылмаларсыз үтәлешен оештыру
- Викиочрашулар оештырылуы.
- Җәмгыять потенциалын һәм аның актив төркеменең мөмкинлекләрен ныгыту буенча эшчәнлек, Вики-җәмгыять ресурслары (ингл.) белән танышу һәм аларны киңрәк куллану.
- Русия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләрнең үсешенә уртак өлеш кертү проектларында катнашу.
Шулай ук карагыз
- (ингл.) (рус.) Кече һәм яңа Википедияләр өчен киңәш-кулланмасы (en) * (ru)
- Википедия:Белем бирү оешмалары проектлары
- Викимедия белән бәйле берләшмәләр төрләре (рус.) (ингл.) һәм үрнәкләре:
- Илкүләм оешма: Викимедиа РУ (тат.)
- Тематик оешма: Amical Wikimedia (Каталан Викимедияcе) (рус.) (ингл.) һәм аларның 2014-2018 елга стратегик планы (рус.) (ингл.)
- Викимедиа кулланучылар төркеме: Башкортстан викимедиячеләре кулланучылар төркеме (тат.) һәм аларның берләшмәне үстерү планы (башк.)
- (рус.) Цикл википедиста @ wikireality.ру + Александр Марков: С точки зрения антропологии поведение википедистов выглядит загадочно
- (рус.) wmru:Вики-конференция 2015/Программа/Доклады/(Скучные) будни или утерянная привлекательность.
- (тат.) Россия телләрендәге Википедияләрне үстерү проекты һәм аның Яңалыклар бюллетене (ингл.) (рус.) .