Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Стратегия · Чаралар · Эшчәнлек планы · Хәзерге вакыйгалар · Очрашулар · Викимедиа төркеме · Елъязма · Матбугатта
Эшчәнлек: Вазыйфалар · Фикер алышулар · Тавыш бирүләр · Сайлаулар · Югары арбитраж шурасы

Монда Татар Википедиясенең үсеше нигезләре, стратегиясе һәм эшчәнлек планнары тасвирлана. Хаталарны яки онытылган әйберләрне күрсәгез - кыю булыгыз, төзәтегез. Тәкъдим-фикерләрегезне шулай ук бәхәс битендә дә калдырып була.

Татар Википедиясенең максаты

Проектның максатытатар телендә белемнең барлык тармакларыннан мәгълүмат тупланмасы булган челтәрле энциклопедияне булдыру. (Татарча мәгълүмат энциклопедиясен төзү).

Татар Википедиясенең миссиясе

Башка телләрдәге Википедияләр һәм Викимедиа фонды карамагында бар башка проектлар өчен иң югары идеал

"һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны булдыру"[1]

булу сәбәпле,

  Татар Википедиясе бүгеннән 20, 50, 100 елдан соң татар телендә сөйләшүчеләрнең бу тел ярдәмендә үз кирәкләре өчен теләсә нинди кирәк булган энциклопедик мәгълүматны таба алулары мөмкинлеге булулары өчен үстерелә.  

Тел һәм аңа бәйле мәдәни гыйлем/тәҗрибә мәдәни мирас өлкәсенә керүләре аркасында, эшчәнлегебез шулай ук мәдәни күптөрлелекне саклау, үстерү һәм башкаларга танытуга да өлеш кертә дип әйтеп була. Кертелгән бар мәгълүматны мәңгелек итеп саклау Викимедиа фонды үзенә алды, катнашучыларыбызның кертемнәре исә бу мәгълүматларны үстерү, яңарту һәм башкаларның җиңелрәк табу/аңлауларына юнәлгән.

Татар Википедиясе кыйммәтләре

  • Татар телендә укый-яза белгән яки өйрәнергә теләгән бар кешеләрнең уртак эш кыры.
  • Википедия нигезләренә туры килгән бар мәкалә һәм гамәлләр өчен ачык мохит.

Татар Википедиясе үсеш стратегиясе

Татар Википедиясенең бердән-бер эш теле буларак татар теле гына була ала. Проектыбызның дәвамлы үсеше

  1. татар телен эш һәм хезмәт мәсьәләләре турында аралашу теле – эш теле – буларак кулланырга теләүчеләрнең барлыгыннан,
  2. аларның проектыбызның файдасы турында хәбәрдәр булуыннан һәм аның мөмкинлекләрен куллана белүләреннән тора.

Беренчесе татар теленең һәм мәдәниятенең татарлык яки җирле мәсьәләләре белән чикләнМИчә, яңадан-яңа туа торган технологияләр һәм башка кәшефләр ачкан дөньясына актив керүен теләүчеләренең барлыгын, икенчесе - аларга мәдәни күптөрлелек һәм күптеллелек китергән өстенлекләрен аңлата алуыбызны таләп итә.

Татар Википедиясенең татарларга файда китерә алуы өчен кирәк адымнар

Ышанычлы мәгълүмат чыганагына әйләндерү

Энциклопедик булмаган материалны энциклопедияга кертеп халыкны бутау зыянлы эш, юк-барны сөйләү һәм Татар Википедиясенең абруен төшерү. Администратор статусына ия булмаган кулланучылар бу проектның үсешенә шикле мәгълүматны очраткач, анын артыннан {{чыганагы}} тамгасын урнаштыру белән ярдәм итә алалар!!!

Уңайлы белешмә чыганагына әверелдерү

Кешеләр җәмгыятенең җитештерү эшчәнлеге күпчелектә мәгълүмат тармагына бәйле булган чорында, берәр төшенчәнең мәгънәсен табу һәм аның кайда, ничек һәм нигә кулланылганын билгеләүче белемгә тиз ирешү зарур.
Телебезнең файдалы куллану мохите тарая бармавы өчен, телебез ярдәмендә ышанычлы мәгълүматны табу уңайлы булырга тиеш.

Күләмле белешмә чыганагына әверелүе

Дөньяның бүгенге көндәге кешеләр цивилизациясенең тормышында кулланылган төшенчәләре, феноменнары һәм терминнары турында иң әзеннән фундаменталь белем бирүче белешмә чыганагы булырга тиеш.

Үсешне тәэмин итү өчен зарур эшчәнлек

Викимедиа фондының бар проектлары кебек, Википедия дә иреклеләрнең кертемнәре ярдәмендә алып барылу сәбәпле, уңышлы үсүе өчен төп шартлар:

Татарча укучыларны кызыктыру

Проектның барлыгы турында онытмаулары өчен Татар Википедиясен популярлаштыру эшчәнлеген системик дәрәҗәдә оетыру зарур:

Көндәлек тормыш өчен файдалылыгын күрсәтү

Проектыбыз аркылы Википедиядә булган бар мәгълүматка җиңел ирешә алулары өчен:

Кертем ясауга җәлеп итү

Иреклеләр тарафыннан торган проектның катнашу өчен кызыклы булырга тиешлеге ап-ачык. Википедиянең төрле бүлекләрне үстерүдә катнашучылар исә, аны башка Интернет-проектлардан өстен күрәләр.   Татар Википедиясенең үсешендә катнашырга теләүчеләр булуы, дәвамлы килүләре һәм кертем ясаулары өчен, дөньяда яшәүче бар татарларга моның файдалылыгын аңлата алучыбыз зарур:

Катнашучыларга үсәргә ярдәм

Катнашучыларның туа алган сорауларга җавапларын үзләре таба алулары өчен:

Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен, анарга үзгәртүләр кертеп алган шәхесләрнең монда яңадан-яңа килеп, проекта катнашырга теләүләре өчен шартлар булдыру (рус.)/(ингл.) генә түгел, үз тәҗрибәләрен уртаклашу, җәмгыятебездә яңа инициативалар тууы өчен уңай мохитнең булуы зарур:

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр