Көньяк Африка Республикасы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к робот үзгәртте: hi:सौथ् आफ़्रिका→hi:दक्षिण अफ़्रीका |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
(18 кулланучының 32 арадаш юрамасы күрсәтелмәгән) | |||
Юл номеры - 1:
{{ДәүләтВМ}}
'''Көньяк Африка Җөмһүрияте''' ''([[Африкаанс теле|африкаанс]] Republiek van Suid-Afrika; [[Инглиз теле|ингл.]] Republic of South Africa)'', шулай ук '''КАР''' яки '''КАҖ''' — [[Африка]] кыйтгасының көньяк өлешендә урнашкан [[дәүләт]].
Дәүләт дөньяның нык үскән илләре рәтенә керә. Административ башкаласы — [[Pretoriä|Претория]], канун чыгару башкаласы — [[Keyptawn|Кейптаун]], хөкем башкаласы — [[Блумфонтейн]]. Илдәге кешеләрнең күпчелеген җирле халык — бантулар тәшкил итә. [[Африка]]ның башка илләре арасында КАҖ [[Аурупа]]дан чыккан кешеләрнең (африканерлар, инглизләр) күп булуы белән аерылып тора.
КАҖ — төрле табигый комплекслар һәм гаять зур табигый байлыклар иле. Илнең күпчелек өлеше — тигезлекле яссы таулык, ул әкренләп көньякка һәм көнчыгышка таба күтәрелә барып, таулар белән алышына. Ил территориясендә саванналар күбрәк. Табигый шартлар, бөтен Көньяк Африкадагы кебек, төньяктан көньякка таба гына түгел, көнчыгыштан көнбатышка таба да үзгәрә.
КАҖның аңа гына хас күп төрле ландшафтларында фауна бик тә бай. Күп районнарда аучылык һәм балык тоту хәзергә кадәр җирле халыкның төп шөгыле булып тора. Әмма европалылар килү белән, кыргый хайваннар саны сизелерлек кимегән, һәм аларның шактый күп төрләре бөтенләй диярлек юкка чыккан. Үлән белән тукланучы хайваннарның — антилопа, зебра, жираф, фил, зур кара буйвол, мөгезборыннарның саны аеруча нык кимегән. Арыслан, леопардлар бөтенләй диярлек юкка чыккан.
Кыргый хайваннарны тулысынча кырып бетерүдән коткарып калу, шулай ук тулаем табигый комплексларны саклау максаты белән КАҖда тыюлыклар һәм милли парклар төзелгән. Аларның иң зурысында — [[Крюгер милли паркы]]нда — материкта очрый торган хайваннарның барлык төре җыелган.
Уңдырышлы җир мәйданнары ак тәнле фермерлар — хосусый авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хуҗалары кулында. Фермер хуҗалыклары техника һәм ашламаларны киң кулланалар һәм шуңа күрә югары уңыш алалар. Алар [[кукуруз]], бодай, кузаклылар, шикәр камышы, цитруслар, мамык һәм башка культуралар игәләр. Яхшы көтүлекләре булган күтәренке яссы таулыкларда сарык һәм мөгезле эре терлек асрау фермалары урнашкан. Көтүлекле терлекчелек авыл хуҗалыгында бик әһәмиятле урын алып тора.
КАҖның җир асты төрле файдалы казылмаларга бай. Бу илне геологик могҗиза дип атыйлар.
КАҖ алмаз, алтын, платина, уран һәм тимер рудалары запасы һәм аларны чыгару буенча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора. Илнең хуҗалыгы [[Англия]] һәм [[Америка]] монополистларына бәйле, алар файдалы казылмалар эшкәртүне үз кулларында тоталар һәм аннан гаять зур табыш алалар.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
* [http://tatar.org.ru/kurs/7-geografiya/cyr_143.php Көньяк Африка Җөмһүрияте.] {{Webarchive|url=https://web.archive.org/web/20140419051133/http://tatar.org.ru/kurs/7-geografiya/cyr_143.php |date=2014-04-19 }}
== Сылтамалар ==
{{Тышкы сылтамалар}}
== Моны да карагыз ==
* [[Көньяк Африка Республикасында ислам]]
* [[Көньяк Африка Җөмһүриятендә Һинд дине]]
{{Африка илләре}}
[[Төркем:Көньяк Африка Җөмһүрияте]]
[[Төркем:Җөмһүриятләр]]
|